Әлеге документ үрнәкләре мәктәп мөдирләренә ярдәм буларак әзерләнде, диелә һөнәр берлеге сайтында.
"Татарстан мәктәпләренең укыту планнарын мәгариф турындагы кануннар белән тәңгәлләштерү нәтиҗәсендә, татар теле укытучыларының хезмәт килешүләрендә үзгәрешләр барлыкка киләчәк. Мәгариф һәм фән өлкәсе хезмәткәрләре һөнәр берлеге Татарстан оешмасы мәктәп мөдирләренә ярдәм буларак укытучыларга белдерү хатының ике үрнәген урнаштыра: штат кыскартылу сәбәпле вазифадан китү турында һәм дәресләр кимүе сәбәпле хезмәт килешүенең үзгәртелүе хакында", диелә.
Түрәләр татар телен укыту тирәсендә тавыш чыгармаска өндәсә дә, Татарстанда татар теле укытучыларының инде кыскартыла башлавы билгеле булды.
Район мәгариф идарәләре 1 ноябрьгә кадәр күпме укытучының эштән китәчәген, кыскартылганнарга һәм сәгатьләре кимегәннәргә ике ай дәвамында түләү өчен өстәмә күпме акча кирәк булачагын Татарстан мәгариф һәм фән министрлыгына хәбәр итәргә тиеш.
Безнең Telegram каналына язылыгыз! Иң кызыклы хәбәрләрне беренче булып укыгыз.
фикерләр (2)
күбрәк фикер