Accessibility links

Кайнар хәбәр

Татарстанда эштән китәчәк татар теле укытучыларын саныйлар


Татарстандагы мәктәптә дәрес вакыты. Архив фотосы
Татарстандагы мәктәптә дәрес вакыты. Архив фотосы

Район мәгариф идарәләре 1 ноябрьгә кадәр күпме укытучының эштән китәчәген, кыскартылганнарга һәм сәгатьләре кимегәннәргә ике ай дәвамында түләү өчен өстәмә күпме акча кирәк булачагын Татарстан мәгариф һәм фән министрлыгына хәбәр итәргә тиеш.

Алдагы бер-ике көн эчендә Татарстандагы мәктәпләр, яңа укыту планына күчү сәбәпле, 1 ноябрьдән күпме татар теле һәм әдәбияты укытучысы эштән китәчәген, аларга ике ай дәвамында түләү өчен күпме акча кирәк булачагын саный. Шулай ук икенче чиректән сәгатьләре кимегән укытучыларга да 1 гыйнварга кадәр быелның сентябрь һәм октябрь айларында алган хезмәт хакы күләмендә түләнеп торачак.

Бу хакта Азатлыкка Татарстанның бер районында мәгариф хәлләре белән яхшы таныш белгеч хәбәр итте.

Укытучыларның кулларына бүгенге дата белән эш күләме үзгәрү турында белдерү тоттыралар

"Бездә хәзер бөтен мәктәпләр кайсы укытучыга нинди сәгатьләр биреп булганны саный. Эш күләме үзгәрү турында бүгенге дата белән укытучыларның кулларына белдерү кәгазе (уведомление) тоттыралар. Без 1 ноябрьдән укытучының эш күләмен (нагрузка) киметү өчен 1 сентябрьдә аңа бу хакта хәбәр итәргә тиеш идек. Әнә шул сәбәпле ноябрь һәм декабрь айларында алар моңа кадәр алган хезмәт хакы алачак. Бу сәгатьләре кимеп эшләүчеләргә һәм шулай ук кыскартылучыларга да кагыла.

Татарстан Халыклар дуслыгы йортында үткән киңәшмәдә 9нчы сыйныфка кадәр татар телен дәүләт теле буларак мәҗбүри укытылырга тиеш дигән тәкъдим булды. Әмма бу безнең республиканың тәкъдиме иде, Русия моны хуплармы, әллә хупламасмы - әлегә беркем дә белми. Ә 10-11нче сыйныфларда татар телен укыту ирекле диелгән анда. Безнең районда татар теле укытучыларын булдыра алган кадәр саклап калырга һәм эштән җибәрмәскә дигән күрсәтмә булды. Хәзер безнең райондагы бөтен мәктәпләр дә укытучыны ничек тә булса эшле итү юлларын эзли", диде белгеч.

Икенче чиректән бөтен республика яңа вариантлар белән укыта башлаячак

Ул әлегә үз районнарында күпме укытучының кыскартылачагын өзеп кенә әйтә алмады. Икенче чирек башыннан ук яңача укыту планнары белән эшкә тотыначакларын әйтте.

"Моңа кадәр без Татарстан мәгариф министрлыгы төшергән укыту планы белән эшләп утырдык. Хәзер Федераль дәүләт стандартларындагы укыту планнары белән эшләячәкбез.

Икенче чиректән бөтен республика яңа вариантлар белән укыта башлаячак. Күрсәтмә шундый. Хәзер бөтен республикадагы мәктәпләр күпме укытучы кыскарачагын, әгәр кыскарса, аңа эштән китү акчасы күпме биреләчәген саный. Әгәр кыскартылмаса, укытучының эш күләме кимесә, ике ай элекке хезмәт хакларын түлибез һәм гыйнвардан яңача хезмәт хакы ала башлыйлар", диде Азатлыкка белгеч.

Район мәгариф идарәләре әлеге үзгәрешләр хакында мәгълүматны Татарстан мәгариф һәм фән министрлыгына 1 ноябрьгә кадәр җибәрергә тиеш. Бу хакта язылган министрлык тәкъдиме социаль челтәрләрдә таралырга өлгерде инде. Анда районнарның татар теле һәм әдәбияты укытучылары кыскартылган очракта, аларга эштән китү түләве (выходное пособие) бирү өчен күпме акча кирәк булачагын хәбәр итүе, алга таба мәктәпләрдә күпме татар теле һәм рус теле укытучылары эшләячәген белдерү дә сорала.

Министрлык документы WhatsApp-тагы укытучылар төркемендә "Нәрсә, безне министр Фәттахов алдадымы?" дигән язу астында пәйда булган. Бу хакта Азатлыкка әлеге төркемнән бер активист хәбәр итте.

Министрлык җибәргән хатта район мәгариф идарәләренең мәгълүматны Munira.Gimadieva@tatar.ru адресына җибәрүе сорала. Азатлык министрлыкның планлаштыру һәм хезмәт хакы бүлеге хезмәткәре Мөнирә Гыймадиева белән элемтәгә керде. Мөнирә ханым укыту планнары үзгәрү сәбәпле министрлыкның мәктәпләрдән мәгълүмат туплавын раслады.

Социаль челтәрдә укытучылар төркемендәге язу
Социаль челтәрдә укытучылар төркемендәге язу

Федераль стандартлардагы укыту планына күчү сәбәпле татар гимназияләрендә дә татар теле һәм әдәбияты сәгатьләре кимегән.

Бу хакта Азатлыкка Казанның 18нче татар гимназиясе мөдиренең укыту эшләре урынбасары Зөһрә Садыйкова белдерде. Әлеге гимназиядә 461 татар баласы белем ала.

Прокуратура әлеге гимназиягә килеп тикшерү үткәрмәсә дә, 7 ноябрьгә җәдвәлләрегезне һәм укыту планнарын үзгәртегез дигән күрсәтмә җибәргән.

Зөһрә Садыйкова
Зөһрә Садыйкова

"Прокуратура укыту планнарын сайтлардан караган булырга мөмкин. Бөтен мәктәпләргә дә үзгәртергә дигән күрсәтмә төште. Ул күрсәтмә безнең мәктәпнең үзенчәлеген белми торып язылган. Безнең мәктәптә татар балалары гына укый. Прокуратура рус балаларының хокуклары кысыла дигән мәгънәдә язган иде. Ата-аналарны җыярга, укыту планнарын алар белән килештерергә дип тә кушылды.

Ата-аналар барсы да татар телен укытуга ризалык биреп гариза язды

Без ата-аналар җыелышы үткәрдек. Башлангычларда безнең үзгәреш булмады, укыту планының IV вариантын сайладык. Анда татар теле һәм рус теле тигез күләмдә бара. 5-7нче сыйныфларга да шулай ук IV вариантны сайладык, анда татар телен булдыра алган кадәр күбрәк укыту мөмкинлеге карала. 5-7нче сыйныфларда элек 5 сәгать булганнарныкы 4-кә, 4 сәгать булганнарныкы 3-кә калды. Татар теле һәм әдәбияты укытучысының хезмәт хакы кимемәсен өчен аңа түгәрәк бирдек. Ата-аналар барсы да татар телен укытуга ризалык биреп гариза язды", ди Зөһрә Садыйкова.

Зөһрә ханым сүзләренчә, мәгариф министрлыгыннан да, район мәгариф идарәсеннән дә бу вариантны сайлагыз дигән күрсәтмә булмаган.

"Районның татар теле методик берләшмәсеннән: "Кызлар, менә бу вариантны карагыз әле, шул вариантта укыту сезгә җиңелрәк булачак, анда татар теле дәресләре күбрәк", дигән киңәш бирүчеләр булды. Методистларыбыз татарлар бит, бу хәлләргә аларның да йөрәкләре янды.

Мәгариф идарәләре, министрлык бу хәлләргә бик борчыла дип уйлыйм мин. Хәзер алар үзләре дә нәрсә эшләргә дә белми", ди Зөһрә Садыйкова.

Безнең Telegram каналына язылыгыз! Иң кызыклы хәбәрләрне беренче булып укыгыз.

XS
SM
MD
LG