Accessibility links

Русиядәге оппозиция җитәкчесе Алексей Навальный президент Владимир Путинны һәм президент идарәсен мәхкәмәгә бирергә җыена. Моңа илнең төрле шәһәрләрендә хакимиятләрнең митингларны килештерүдән баш тартуы сәбәп булган.

Навальный сүзләренчә, җирле хакимиятләр "оештырылган, синхрон рәвештә эшчәнлек итә, Мәскәү кушуы белән икәне күренеп тора". "Шаһит түрәләрдән сорау алырга тырышачакбыз, әлеге канунсыз фәрманнар шәхсән Путин тарафыннан бирелгән, башка беркем дә моны эшли алмый", дип язган Навальный үзенең блогында.

Оппозиция вәкиле хәбәр итүенчә, соңгы арада шәһәр идарәләре митингларны килештерми башлаган, шуңа күрә чараларны хосусый җирлекләрдә һәм хосусый биналарда уздырырга карар кылынган.

Беренче шундый җыен 29 октябрьдә Тамбовта үткән. Анда бер эшмәкәр сәүдә үзәге янында урын биргән. 4 ноябрьдә Иркутскида да митинг узачак. Аның урынын йорт җиһазлары үзәге җитәкчесе тәкъдим иткән.

Алексей Навальный үзенең Русия президентына намзәт булырга теләвен белдергән иде, әмма хакимият шартлы рәвештә хөкем ителгән Навальныйның президент булып сайлану хокукы юк дип тәкърарлый. Оппозиция вәкиленең Казан штабы биргән митинг уздыру турындагы белдерү хатлары да берничә тапкыр кире борылды.

Безнең Telegram каналына язылыгыз! Иң кызыклы хәбәрләрне беренче булып укыгыз.

фикер әйт

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG