Accessibility links

Кайнар хәбәр

Бельгия мәхкәмәсе Каталония башлыгын шартлы рәвештә иреккә чыгарды


Карлес Пучдемон
Карлес Пучдемон

Бельгия мәхкәмәсе Каталониянең элекке башлыгы Карлес Пучдемонны һәм төбәкнең дүрт министрын иреккә чыгарды. Испаниягә тапшыру мәсьәләсе хәл ителгәнче, алар Бельгиядә торырга тиеш.

"Сигез сәгать тыңлаулардан соң шартлы рәвештә иреккә чыгару турында карар кабул ителде", дип белдерде France 3 телеканалы.

Якшәмбе иртән Пучдемон һәм аның хөкүмәте әгъзалары Брюссель федераль полициясенә килеп, бирелде. Моңа кадәр Испания аларны сак астына алу турындагы ордер җибәргән иде. Шартлы рәвештә иреккә чыгару карары якшәмбе төнлә генә чыкты.

Испания мәхкәмәсе Каталониянең элекке җитәкчеләрен "фетнә оештыруда, дәүләт акчаларын урлауда һәм хакимият оешмаларына буйсынмауда" гаепли.

1 октябрь Каталония мөстәкыйльлеге турында референдум узды. Төбәк җитәкчелеге белдерүенә караганда, анда катнашкан сайлаучыларның 90 проценты Каталониянең бәйсезлеге өчен тавыш биргән. Испаниянең Конституция мәхкәмәсе Каталония референдумын канунсыз дип атады.

27 октябрь Каталония парламенты Испаниядән аерылып чыгу турында резолюция кабул итте. Соңрак Испаниянең Конституция мәхкәмәсе Каталония бәйсезлеге турындагы декларацияне гамәлдән чыгарды.

Испания премьер-министры Мариано Рахой 21 декабрьгә Каталониядә вакытыннан алда сайлау булачагын белдерде. Пучдемон һәм аның хөкүмәте әгъзалары Брюссельгә киткән иде.

Безнең Telegram каналына язылыгыз! Иң кызыклы хәбәрләрне беренче булып укыгыз.

XS
SM
MD
LG