Facebook Русиядә вәкиллек булдырачак, ә Twitter русияләрнең шәхси мәгълүматы урнашкан серверларны Русиягә күчерәчәк, дип яза "Известия".
"Роскомнадзорга Twitter ширкәтенең 2018 ел урталарына кадәр мәгълүмат базаларын Русиягә күчерергә әзер булулары турында хаты килде", дигәннәр күзәтчелек хезмәтендә.
Facebook Русиядә җирле бүлек җитәкчесе һәм офис эзли, диелә.
2015 елда халыкның шәхси мәгълүматын саклаучы интернет-ширкәтләр өчен яңа канун керде. Алар Роскомнадзорда мәгълүмат таратуны оештыручы буларак теркәлергә һәм алты ай дәвамында русияләр тапшырган һәм алган мәгълүматны сакларга тиеш. Әлеге таләпне үтәмәүче юридик затларга 500 мең сум күләмендә штраф салына. Канунны кабаттан бозган очракта сайт Русиядә ябыла.
Нәкъ шул сәбәпле 2016 елда Русиядә LinkedIn челтәре блокланган иде.
Mediascope мәгълүматына караганда, октябрьдә Facebook челтәренә тәүлегенә уртача 5,2 млн кеше, Twitterга 1,4 млн кеше кергән.
Безнең Telegram каналына язылыгыз! Иң кызыклы хәбәрләрне беренче булып укыгыз.