Accessibility links

Кайнар хәбәр

Русия һәм АКШ президентлары 10 ноябрьдә Вьетнамда очрашыр дип көтелә


Владимир Путин белән Дональд Трампның Һамбургта G20 саммиты вакытында аерым очрашуы. 7 июль, 2017
Владимир Путин белән Дональд Трампның Һамбургта G20 саммиты вакытында аерым очрашуы. 7 июль, 2017

Русия һәм АКШ президентлары Владимир Путин белән Дональд Трампның очрашуы иртәгә, 10 ноябрьдә Вьетнамдагы АТЭС саммиты вакытында узарга мөмкин.

Бу хакта 9 ноябрьдә Русия президенты ярдәмчесе Юрий Ушаков белдерде. Ул "әлеге минутларда" ике президентның очрашу вакыты килешетерелә, диде.

Ушаков сүзләренә караганда, Мәскәү "аерым төпле ике яклы очрашуга әзер". Алар Сүриядәге һәм Корея ярымутарвындагы вазгыять һәм үзара мөнәсәбәтләрдәге "упкын" турында сөйләшергә мөмкин.

Элегрәк АТЭС җыены кысаларында Русия президенты белән очрашу мөмкинлеге турында Трамп белдергән иде. Ул журналистларга Төньяк Корея кризисын чишүдә "Путиннан ярдәм алырга" һәм Сүрия белән Украинадагы хәл турында фикер алышырга теләвен әйтте.

Русия һәм АКШ президентларының беренче очрашуы Германиядә "Егермелек төркеме" җыенында узды. Путин һәм Трамп ике сәгатьтән артык сөйләште. Сүрия, Украина, Төньяк Корея тирәсендәге вазгыять, террорчылыкка каршы көрәш һәм кибериминлек төп темалар булды.

Безнең Telegram каналына язылыгыз! Иң кызыклы хәбәрләрне беренче булып укыгыз.

XS
SM
MD
LG