Стәрлетамакта ачлык чарасы туктатылды
Стәрлетамакта "Башстрой" төзелеш ширкәтенең алданган өлешчеләре ачлык чарасын туктатты. Чарада катнашучыларны табиблар тикшергән һәм аларның сәламәтлеге өчен борчылып кичекмәстән ашый башларга киңәш иткән. Мәхкәмә утырышлары әле дәвам итәчәк, сәламәтлекне куркыныч астына куюның мәгънәсе юк дип аңлатканнар өлешчеләргә. Стәрлетамак түрәләре өч атна дәвам иткән ачлык чарасына битараф калган. Алданган өлешчеләр моны дәүләт оешмаларының зыян күрүчеләргә ярдәм итәргә теләмәве дип бәяли. Алар 200 миллион сум урлауда гаепләнгән кешенең 8 ай гына төрмәдә утырып чыгуына да ризасызлык белдерә.
мультимедиа
-
май 08, 2023Курган өлкәсендә татар авылы янган
-
ноябрь 07, 2022Мобилизациягә эләккән ирләр Казанда баш күтәргән
-
март 15, 2021Казанда Нәҗибә Ихсанова белән хушлаштылар
-
февраль 25, 2021Югары мәхкәмә ТИҮ эшен карый башлады
-
гыйнвар 23, 2021Казанда Навальныйны яклау чарасы
-
гыйнвар 20, 2021Казанда онлайн-мәдрәсә тәкъдим ителде