Accessibility links

Әлеге карар нәтиҗәсендә Русия киләсе елның февралендә Көньяк Кореядә узачак кышкы Олимпия уеннарында катнаша алмаска мөмкин диелә. Русиянең спорт министры WADA куйган таләпләр сәясиләштерелгән дип саный.

Допингка каршы дөнья агентлыгы (WADA) Русиянең допингка каршы агентлыгы (РУСАДА) хокукларын кайтарудан баш тартты. Әлеге карар WADAның 16 ноябрь Сеулда узган утырышында кабул ителде. Бу Русиянең киләсе кышкы Олимпия уеннарында катнашуын куркыныч астына куя.

РУСАДАның хокуклары 2015 елның ноябрендә WADAның Ричард Макларен җитәкчелегендәге бәйсез комиссиясе чыгарган хисабыннан соң вакытлыча туктатылган иде. Хисапта Русия спортчыларының допинг куллануында дәүләт катышуы да бар диелде.

WADA шурасы әгъзалары фикеренчә, Русия ягы ике таләпне үтәмәгән. Беренчедән, Русия Макларен комиссиясе чыгарган нәтиҗәләрне ачыктан-ачык һәм берсүзсез танырга тиеш иде. Икенчедән, WADAга Мәскәү допингка каршы лабораториясендәге үрнәкләрне тикшерү мөмкинлеген бирелергә тиеш иде. Допинг үрнәкләре Русиянең тикшерү комитеты тарафыннан ачылган җинаять эше кысаларында бикләнде.

Утырышта чыгыш ясаучы Русия Олимпия комитеты президенты Александр Жуков Макларен комиссиясе нәтиҗәләрен берсүзсез генә кабул итеп булмый, дип белдерде. Жуков сүзләренчә, Русиянең допингка каршы тору системындагы хилафлыклар "өченче затлар" аркасында килеп чыккан, монда дәүләтнең катышы юк. Спорт министры Павел Колобков WADA куйган таләпләр сәясиләштерелгән, дип саный.

WADAның Ричард Макларен җитәкчелегендәге бәйсез комиссия хисабы ике ел элек дөньяга чыгарылган иде. Тикшерү нәтиҗәләренә караганда, Русиянең меңләгән спортчысы допинг кулланган. Әлеге хисаптан соң күп кенә Русия җиңел атлетлары халыкара ярышлардан, шул исәптән 2016 елгы җәйге Олимпия уеннарыннан да читләштерелде. Мәскәү гаепләүләрне кире кага.

Безнең Telegram каналына язылыгыз! Иң кызыклы хәбәрләрне беренче булып укыгыз.

фикер әйт

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG