Accessibility links

Кайнар хәбәр

Уфада Салават Юлаев һәйкәле янында башкорт телен яклап флешмоб узачак


Салават Юлаев һәйкәле
Салават Юлаев һәйкәле

"Башкорт" хәрәкәте Уфада башкорт телен яклап флешмоб уздыра. Активистлар 23 ноябрь кичке алтыда Салават Юлаев һәйкәле янына Рәми Гариповның "Туган тел" шигырен сөйләргә һәм "Башҡорт телендә һөйләшәм" җырын җырларга чакыра.

"Башкорт" хәрәкәте лидеры Фаил Алчынов үзенең Вконтакте сәхифәсендә Уфада узачак флешмобка чакырып видео урнаштырды.

"Безгә бер чара уздырып кына тынычланырга ярамый. Нинди генә куркытулар, басымнар булмасын, башкорт телен яклап чаралар уздыруны дәвам итәбез. Үз фикеребезне өстә утырган җитәкчеләребезгә әйтергә тиешбез. Милли республикаларда милли телләрне алып ташлауның дөрес түгеллеген аңларлар, бәлки", ди Алчынов.

"Башкорт" хәрәкәте төркемендә белдерүләренчә, флешмобка җыелучылар Салават Юлаев янында "Яшәсен башкорт теле" дигән язу янына тезелеп, Рәми Гариповның "Туган тел" шигырен сөйләячәк һәм Рәшит Шәкүр сүзләренә язылган "Башкорт телендә сөйләшәм" җырын җырлаячак.

"Башкорт халкының үз дәүләте, җире һәм теле бар. Телне югалтуга юл куйсак, киләчәктә республикабызны югалту куркынычы яный. Шушы ризасызлыкны, бердәмлегебезне күрсәтергә тиешбез, милләттәшләр", диелә белдерүдә.

Активистлар Татарстан эстарадасы йолдызларының татар телен яклап флешмоб уздыруны үрнәк итеп куя. Башкорт мәдәнияте хезмәткәрләре, җырчылар, курайчылар, язучылар, укытучылар да чарадан читтән калмас дип ышаныч белдерәләр.

"Башкорт" хәрәкәте башкорт телен яклап моңа кадәр берничә чара уздырган иде. 16 сентябрь Уфада башкорт телен яклап урам җыены узды. Митингтан соң кайбер активистларга административ хокук бозу турында беркетмәләр төзелде, штрафлар салынды.

Соңрак активистлар Башкортстан хөкүмәте һәм Корылтае янында башкорт телен яклап, ялгыз пикетларга чыкты.

Безнең Telegram каналына язылыгыз! Иң кызыклы хәбәрләрне беренче булып укыгыз.

XS
SM
MD
LG