Accessibility links

Кайнар хәбәр

Төмәндә Себертатар теле көне беренче тапкыр хакимият канаты астында уза


Төмән шәһәре себертатар мохтарияте рәисе Динар Абукин
Төмән шәһәре себертатар мохтарияте рәисе Динар Абукин

25 ноябрьдә Төмәндә бишенче тапкыр Себертатар көне узачак. Беренче тапкыр ул Төмән өлкәсе хакимияте ярдәмендә үткәрелә.

Төмән шәһәре себертатар мохтарияте рәисе Динар Абукин Азатлыкка сөйләвенчә, быел яз ук мохтарият туган тел көне уздыруда ярдәм сорап Төмән өлкәсе хакимиятенә мөрәҗәгать иткән булган. Нәтиҗәдә әлеге чара дәүләт ярдәме програмына кертелгән. "Милли чаралар Төмәндә июньнән башлап бара, Себертатар теле көне йомгаклау чарасы булачак. Төмән шәһәре хакимияте элек тә безгә ярдәм итеп килә иде, бу юлы Төмән өлкәсенең милләтләр эшләре комитеты чараны финанслауда һәм оештыруда ярдәм күрсәтте", ди Абукин.

Бәйрәм Төмәннең татар мәдәнияте үзәгендә уздырылачак. Програмның төп өлешен себертатар теле проблемнарына багышланган эшлекле очрашу тәшкил итә. Програмда чыгыш ясаучылар рәсми затлар дип кенә язылса да, Динар Абукин теләгән һәркемгә сүз биреләчәк, дип ышандырды. "Бүгенге исемлектә 28 кеше бар. Алар милли-мәдәни мохтариятләр лидерлары, себертатар оешмалары вәкилләре, активистлар, казаннар да бар. Алар чакырулы, чыгышлар ясарга җыена", диде Абукин.

Очрашуның төп темасы - килеп туган проблемнарны берләшеп чишү юлларын эзләү, дип хәбәр ителде.

Монна тыш, бу көнне "Себертатар бавырсагы" дип аталган милли ризыклар күргәзмәсе, "Корама" күргәзмәсе, интерактив мәйданчыклар эшләячәк. Кичен иҗади төркемнәр катнашында концерт оештырыла.

2013 елның 29 ноябрендә Төмәндә беренче тапкыр Себертатар теле көне үтте. Бәйрәм көнне себертатар теленә, себер татарлары тарихына багышланган чаралар уза. Былтыр үткәрелгән Себертатар көнендә себертатар телен мөстәкыйль тел итеп кабул итү, мәктәп укучылары өчен дәреслекләр басу, матбугат чарасын булдыру һәм башка мәсьәләләр күтәрелгән иде. Себертатар теле көненә багышланган чарада Википедиядә себертатарларга багышланган язмалар урнаштыру, себертатарча язу турында да сүз булды.​

Безнең Telegram каналына язылыгыз! Иң кызыклы хәбәрләрне беренче булып укыгыз.

XS
SM
MD
LG