Accessibility links

Татар телен укыту мәсьәләсендә билгесезлек сурәтендә Казанда халыкара Раштуа мәгариф укулары кысаларында "Урыс классик мәктәбе"н тәкъдим итү чарасы узды. Сынау рәвешендә эшләүче бу проектка башка мәктәпләрне дә кушылырга чакырдылар.

25 ноябрь "Казан" милли-мәдәни үзәгендә "Әхлакый байлык һәм инсаният киләчәге" дип исемләнгән Халыкара Раштуа мәгариф укулары узды. Бу чарада православ руханилардан тыш, Казан шәһәре Мәгариф идарәсенең өстәмә белем бирү һәм әхлакый эш методисты Любовь Карпунина, Татарстан мөфтие урынбасары Илфар хәзрәт Хәсәнов та бар иде.

Форумда шулай ук дүшәмбе мәктәпләренең һәм гомүм белем бирү мәктәпләренең мөдирләре һәм укытучылары катнашты. Чара кысаларында "Урыс классик мәктәбе: мәктәп һәм гаиләдә укытуда бирелгән белем һәм тәрбия тәҗрибәсе" дигән секция утырышы узды. Биредә "Урыс классик мәктәбе" проекты турында сүз алып бардылар. Русия күләмендә "Урыс классик мәктәбе"н торгызучы төркем Татьяна Алтушкина һәм галимә Ирина Горячева җитәкчелегендә эш итә.

Интернетта проектның махсус сайтында булган укыту методикаларына күз салсак, башлангыч һәм урта сыйныфларда уку, язу, урыс теле, арифметика һәм чиркәү-славян теле бар.

Секцияне Кырымдагы Акмәчет шәһәренең 7нче санлы мәктәбе мөдире һәм укытучылары алып барды. Бу мәктәп "Урыс классик мәктәбе" проектының укыту-методик комплексны сынау програмы өчен төбәктәге инновацион мәйдан буларак эш итә.

Мәгарифтә инновацион технологияләр белән артык мавыгып китеп, без аның төп асылын югалттык

"Бу проект бүгенге көндә мәгарифтә булган аяныч хәлне үзгәртүгә юнәлтелгән, 60 ел элек мәгарифтә булган укыту мөмкинлекләрен кире кайтару омтылышы. Кызганыч, мәгарифтә инновацион технологияләр белән артык мавыгып китеп, без аның төп асылын югалттык. Балаларның укырга теләмәвен, дөрес сөйләшә белмәвен күрәбез. "Урыс классик мәктәбе" математиканы өйрәнүдә булган проблемнарны да, тел сөйләменә кагылышлы булган проблемнарны да аңлата һәм шул барлык проблемнарны хәл итә дип әйтеп була", ди Акмәчетнең 7нче санлы мәктәбе мөдире һәм Кырымда "Урыс классик мәктәбе" проектын җитәкләүче Елена Хавченко.

Секция утырышында укытучыларга презентацион видеоязмалар күрсәтелде, мәктәпкә сынау-тәҗрибә инновацион мәйдан дәрәҗәсен алу тәртибе аңлатылды. Шулай ук, Хавченко шәһәр дәрәҗәсендәге мәйданда тукталып тормыйча, югары вазифалы танышлар аша туры төбәк инновацион мәйданына чыгарга чакырды. "Киләчәктә төбәк инновацион мәйданын үзләштерергә теләгәннәргә шәһәр инновацион мәйданы этабында туктап тормаска киңәш итәр идем. Кайбер мәктәпләрдә югары абруйлы җитәкчеләр була, аларның югары вазифалы танышлары бар һәм бу эштә андый танышларга мөрәҗәгать итү бик тә отышлы, чөнки төбәк дәрәҗәсе күбрәк хокуклар бирә", диде ул.

Акмәчеттәге 7нче санлы мәктәп бүгенге көндә төбәк мәйданчыгы дәрәҗәсендә эшләп килә. Мәктәпкә 7 яше тулган балаларны гына кабул итәләр. Малайлар һәм кызлар аерым укый торган сыйныфлар да бар. Мәктәптәге дүрт сыйныф эксперименталь статуска ия. Ул сыйныфта укучы балалар башка дәреслекләрдән укый, мәсәлән Константин Ушинскийның "Родное слово", Александр Пчелконың "Арифметика" дәреслекләреннән.

Әлеге проект кулланган дәреслекләрне, башка мәктәпләрдә рәсми рәвештә кулланырга ярамый, алар уку дәреслекләренең федераль исемлегенә кертелмәгән. Әмма өстәмә белем бирүдә, өйдә укытуда ул методикаларны куллана алалар, ди Хавченко.

Шулай ук алга таба федераль инновацион мәйданы дәрәҗәсен алырга өметләнүен дә белдерде проект җитәкчесе.

Бу проект тәкъдим иткән методиканы, проект киңәш иткән дәреслекләрне Казанда кайбер якшәмбе мәктәпләре инде куллана.

Безнең Telegram каналына язылыгыз! Иң кызыклы хәбәрләрне беренче булып укыгыз.

фикер әйт

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG