Accessibility links

Кайнар хәбәр

Европа Шурасы Русиядәге телләр мәсьәләсе турында хисабын 2018 елда чыгарачак


Русия тышкы эшләр министры Сергей Лавров һәм Европа Шурасының генераль секретаре Торбьорн Ягланд
Русия тышкы эшләр министры Сергей Лавров һәм Европа Шурасының генераль секретаре Торбьорн Ягланд

Еворопа Шурасы Русияне төбәк телләренә ярдәм итү һәм аларны үстерү өчен халыкара оешманың ике документы барлыгы турында искәртә. Русиядә милли азчылыкларны яклау конвенциясе нигезләмәсенең үтәлеше турында анализ әзерләнә, диелә.

Европа Шурасының матбугат хезмәте "Idel.Реалии"га белдерүенчә, әлеге мәсьәләгә карата халыкара оешманың ике хокукый инструменты бар: "Милли азчылыкларны яклау конвенциясе" һәм "Региональ телләр һәм азчылыклар телләренең Европа хартиясе"

Русия Конвенциядә катнашучы булып тора, ләкин Европа хартиясен ратификацияләмәде. "Региональ телләр һәм азчылыклар телләренең Европа хартиясе" ратификацияләнмәгәнгә күрә, аның нигезләмәләре Русиядә гамәлдә түгел", диделәр матбугат хезмәтендә.

Европа Шурасы белгечләре Русиядә "Милли азчылыкларны яклау конвенциясе"нең үтәлеше турында анализ әзерли. Нәтиҗәләре 2018 елның икенче яртыеллыгында дөнья күрәчәк, диелде.

Белгечләр Русиядәге вазгыятьне тикшергәндә этник төркемнәрнең иҗтимагый оешмалары вәкилләре белән эшләгән, дип белдерделәр.

Шул ук вакытта Европа Шурасы Владимир Путинның урыс теленнән кала илдәге башка халыкларның телләрен мәҗбүри укытырга ярамаганлыгы турындагы сүзләренә бәя бирмәде.

Европа Шурасының милли азчылыкларны яклау конвенциясе кысаларындагы киңәшләшү комитеты вәкилләре Русиягә октябрьдә килде. Алар Төмәндә, Казанда, Краснодарда булды. Европа шурасы вәкилләренең Русиягә әлеге сәфәре дүртенчесе иде.

Безнең Telegram каналына язылыгыз! Иң кызыклы хәбәрләрне беренче булып укыгыз.

XS
SM
MD
LG