Accessibility links

Кайнар хәбәр

Татар теленә табут әзерләп куйдылар шикелле


Башкортстанның Дәүләкән районы Бик Карамалы авылы
Башкортстанның Дәүләкән районы Бик Карамалы авылы

Дәүләт шурасы утырышы һәм аның нәтиҗәләре миндә инде онытыла башлаган хәтирәләрне уятты.

Исемә әтиемнең әле әллә кайчан сөйләгәннәре төште – ул урта мәктәптә укыган елларда андагы укытуны кинәт кенә рус теленә күчереп куялар. Казанда басылган татар телендәге дәреслекләрне җыеп алып, русчаларын тараталар. Әтием мәктәпне 50 ел элек тәмамлаган булса да, бу хәлләрне ул гомере буена исендә калдырган һәм ара-тирә безгә дә сөйләп-сөйләп ала иде. Күрәсең, аның өчен бу бик зур тетрәнү булгандыр. Ә инде 100 хуҗалыклы авыл өчен бу үлем хөкеменә тиң гамәл була – татарча укыганда дистәләгән профессор биргән бәләкәй генә авыл, урысча укытуга күчкәч ничектер югалып кала, татарча уйлап, татарча сөйләшеп, ә менә белемне урысча гына алган балалар бөек үрләргә менә алмый.

Татарча укыганда дистәләгән профессор биргән бәләкәй генә авыл, урысча укытуга күчкәч ничектер югалып кала

Хәер, аларның әти-әниләре – безнең әби-бабайлар диик – русча белмәү сәбәпле, балалары белән үзара гел татарча сөйләшкән, телебез шулай сакланып калган. Безгә дә телне алар шулай сеңдереп калдыра алдылар. Ә бүген инде авылда мәктәп бөтенләй юк. Авыл халкы ничек кенә каршы торып караса да, мәктәп бинасында зәгыйфь балалар өчен республикакүләм интернат ачтылар.

Бүгенге әби-бабайлар – безнең әти-әни яшендәгеләр – русчаны су урынына эчәләр, һәм оныклары белән дә теттереп русча гына сөйләшәләр. Үзләре рус телен бик зур авырлыклар белән үзләштергәч, оныкларның тормышларын җиңеләйтергә тырышалар имеш. Мәсәлән, әбиебезнең 30 оныгының икесе урыска кияүгә чыкты. Әби ул кызларны ничек кенә яратмасын, балаларын үз итмәде, аларга исем белән дәшмичә, "теге урысның баласы" дип кенә йортте. Кырысмы? Әлбәттә. Әмма нәкъ шундый әбиләрне юксынам мин бүген. Әбиләребез китеп барды, алар белән татар телебез дә.

Мин үзем рус мәктәбендә укып үскән кеше. Казанга күчеп, яшьтәшләрем белән аралаша башлагач та, үземне надан итеп хис итә идем

Мин үзем рус мәктәбендә укып үскән кеше. Казанга күчеп, яшьтәшләрем белән аралаша башлагач та, үземне надан итеп хис итә идем. Алар Еники, Әмирхан, Галәү, Такташ, Кутуй һәм башка язучыларның әсәрләре турында фикер йөрткәндә, үземне телсез балык итеп тойдым. Соңыннан ул әсәрләрне туплап, әкрен-әкрен укый башладым. Һәм Дәүләт шурасындагы олы абзыйларга кычкырып әйтәсем килә: “Юк! Татар телен гаиләдә генә саклап булмый! Мәктәп кирәк! Сез бүген безне андый бәхеттән мәхрүм иттегез!"

Әле Уфада яшәгәндә үк мин бер татар чарасына эләктем. Чара бетүгә, бөтен халык аягүрә басып, Тукайның “Туган тел”ен җырлады. Мин сүзләрен белми идем. Ул чакта миңа шундый оят булып китте. Казанга беренче килүемдә үк мин китап кибетенә юл тоттым. Ул әле җир астында түгел, зур, иркен бер бинада иде. Тукай җыентыгын сатып алып, өйгә кайттым. 25 яшемне тутырган булсам да, мәктәп баласы кебек утырдым да, “Туган тел”не ятладым. Юк, миңа оят түгел иде.

Бер заман авылга кайткач, күрше авылдагы таныш әбинең вафат булуы турында ишеттек. Шушы буынның соңгы вәкиле дип, әбине озатып, хәер булса да биреп кайттык дип, шунда юл тоттык. Без килеп җиткәнче, әбине җирләгән булганнар инде. Аның бер кызы безне каршы алып, балалары белән таныштыра башлады: Андрей, Павел, Саша... Һәм бер заман үкереп-үкереп елый башлады. Юк, әнисен юксынып түгел, үзен җәлләп. “Менә, без әнине бөтен тәртибенә туры китереп, кәфеннеккә төреп соңгы юлга озаттык. Ә безне кем озатыр микән соң? Безне табутка тыгып күмәрләр инде”, дип, рус исемле татарча аңламаган улларына карап тагын да ныграк елый башлады ул.

Безгә дә кичә табут әзерләп куйдылар шикелле.

Гөлназ Бәдретдин
журналист, Казан

"Халык сүзе" бүлегендәге язмалар авторларның шәхси карашларын чагылдыра​

XS
SM
MD
LG