Accessibility links

Кайнар хәбәр

Кравчук кырымтатар автономиясе милли булырга тиеш дип белдерде


Леонид Кравчук. Архив фотосы
Леонид Кравчук. Архив фотосы

30 ноябрь Кырымтатар Мәҗлесе рәисе Рефат Чубаров Украина Конституциясенең Кырым республикасы автономиясе турындагы бүлегенә үзгәрешләр әзерләнеп бетте дип белдерде.

Украинаның элекке президенты Леонид Кравчук Русия аннексияләгән Кырымга кырымтатар милли автонмоиясе статусы бирү идеясен хуплады. Бу хакта "Украинские новости"га сылтама белән Крым.Реалии яза.

"Мин, кырымтатар автономиясенең милли булуын хуплыйм. Анда асаба халык – кырымтатарлар бар. Аларның үзләренең милли автономияләре булырга тиеш", ди Кравчук.

Әлеге басма язуынча, Кравчук дөнья җәмәгатьчелеге дә милли автономия булдыруны хуплар дип өметләнә.

Украина президенты Петр Порошенко узган ел ил Конституциясенең 10нчы маддәсенә Кырым автономиясе турында үзгәрешләр кертергә кирәклеген белдергән иде.

Порошенко 2017 елның 18 май матәм чаралары вакытында сөргенлекнең 72 еллыгына багышланган чыгышында: "Без соңга калсак та, әлбәттә, украиннар, урыслар, башка этносларның хокукларын да тәэмин итеп, Кырымда кырымтатарларның милли автономиясен барлыкка китерү кирәклеген аңладык", диде.

2017 елның маенда Украина Конституция комиссиясе үзгәрешләр әзерләү өчен эшче төркем булдырырга карар кылды.

30 ноябрь Кырымтатар Мәҗлесе рәисе Рефат Чубаров Конституция комиссиясенең эшче төркеме илнең төп документының Кырым республикасы автономиясе турындагы бүлегенә үзгәрешләрне әзерләп бетерде дип белдерде.

Безнең Telegram каналына язылыгыз! Иң кызыклы хәбәрләрне беренче булып укыгыз.

XS
SM
MD
LG