Accessibility links

Кайнар хәбәр

Депутатлар "ят агент" мәгълүмат чараларын Думага кертүне тыйды


Дәүләт Думасы утырышы (архив фотосы)
Дәүләт Думасы утырышы (архив фотосы)

Чәршәмбе Русия Думасы парламентның түбән пулатына "ят агентлар" дип танылган мәгълүмат чаралары вәкилләрен кертүне тыйды. Әлеге карар өчен 413 депутат уңай тавыш бирде, берсе каршы булды.

Русия Думасында бу документны RT телеширкәтенең АКШ Конгрессындагы аккредитациясен алуга җавап буларак кабул ителде, диделәр. Депутатлар шулай ук Русия төбәкләре парламентларына да моңа охшаш карар кабул итү тәкъдиме белән чыкты.

Сишәмбе Русиянең юстиция министрлыгы Азатлык радиосын, Idel.Реалии, Америка авазы, Азат Европа/Азатлык Радиосы корпорациясен, барлыгы тугыз мәгълүмат чарасын "ят агент функцияләрен башкаручы мәгълүмат чаралары" исемлегенә кертте.

Чит ил матбугат чараларын "ят агент" дип атау мөмкинлеге биргән Русия кануны тиз арада парламент аша узып, Русия президенты Владимир Путин тарафыннан 25 ноябрьдә имзаланган иде.

Әлегә чикләүләрнең нинди булачагы төгәл билгеле түгел.

Мәскәү моны Кремль тарафыннан финансланучы RT телканалын АКШта "чит ил агенты" буларак теркәүгә җавап дип атады. АКШ рәсмиләре Мәскәү гамәлләре тәңгәл түгел, АКШ һәм Русия кануннары аерыла һәм Русия "ят агент" канунын башкача фикер йөртүчеләрне дәшмәскә мәҗбүр итү һәм идеяләрне ирекле алышуга киртә кую өчен куллана дип белдерә.

Канунны халыкара хокук яклау оешмалары, АКШ, Европа сәясәтчеләре тәнкыйтьләп чыкты.

Безнең Telegram каналына язылыгыз! Иң кызыклы хәбәрләрне беренче булып укыгыз.

XS
SM
MD
LG