Accessibility links

Кайнар хәбәр

Энгел Фәттахов Актаныш районы башлыгы вазифаларын башкаручы итеп билгеләнде


Энгел Фәттахов
Энгел Фәттахов

Актаныш районы шурасының чираттан тыш утырышында Татарстанның элекке мәгариф министры Энгел Фәттахов район башкарма комитеты җитәкчесе вазифаларын башкаручы итеп билгеләнде.

Җомга Актаныш районы шурасы утырышында Энгел Фәттахов район башкарма комитеты вазифаларын башкаручы итеп билгеләнде. Утырышта Татарстан премьер-министры Алексей Песошин да бар иде.

Актаныш районы башлыгы Фаил Камаев һәм башкарма комитет җитәкчесе Рөстәм Ильясов утырышта бу вазифаларыннан азат ителде. Фаил Камаев бүген Тукай районы башкарма комитеты җитәкчесе вазифасына тәкъдим ителә.

Күптән түгел Тукай районы башлыгы Васил Хаҗиевның китүе турында билгеле булган иде. Җомга Тукай районы шурасының да чираттан тыш утырышы уза.

Фәттахов атна башында Татарстан мәгариф һәм фән министры вазифасыннан китте. Ул соңгы вакытта килеп туган милли телләргә кагылышлы вазгыятьтә мәктәпләрдә татар телен дәүләт теле буларак саклап калуны яклап чыккан иде. Ләкин җиңү булмады, Русия мәгариф министрлыгыннан республикалар дәүләт телләрен укыту ата-аналарның язма рөхсәте белән генә булырга тиешлеге турында хат төшерелде.

29 ноябрь Дәүләт шурасы сессиясендә республика мәктәпләрендә татар телен дәүләт теле буларак укытуны ихтыярига калдыру турында белдерелде.

Фәттахов урынына президент Рөстәм Миңнеханов Рәфис Борһановны министр вазифаларын башкаручы итеп билгеләү турында фәрман имзалады.

Фәттахов 2012 елда министрлыкка килгәнче, 1998 елдан башлап Актаныш районын җитәкләгән иде.

Безнең Telegram каналына язылыгыз! Иң кызыклы хәбәрләрне беренче булып укыгыз.

XS
SM
MD
LG