Accessibility links

Кайнар хәбәр

Максатлары – "бөек" унитар Русия төзү


Кремльдә Русия президенты Владимир Путин катнашында "Коловрат турында риваять" фильмын карау. 27 ноябрь 2017
Кремльдә Русия президенты Владимир Путин катнашында "Коловрат турында риваять" фильмын карау. 27 ноябрь 2017

Русия президенты Владимир Путинның Йошкар-Оладагы белдерүе Татарстан җирлегендә үтәлергә тиеш түгел һәм Русия прокуратурасы хезмәткәрләренең Татарстандагы мәктәпләрдә тикшеренеп-куркытып йөрүләре турыдан-туры Конституциягә каршы гамәл булып тора.

Русия президенты Владимир Путинның Йошкар-Олада 20 июльдә үткәрелгән милләтара мөнәсәбәтләр буенча шура утырышында, ана теле булмаган телләрне кешеләргә көчләп укытуга юл куелырга тиеш түгел дип белдерүеннән һәм бигрәк тә шушы белдерүдән соң 40 көн үткәч, Русиянең Баш прокуратурасына 30 ноябрьгә хәтле бу мәсьәләне хәл итәргә әмер бирүеннән соң, барлык милли республикаларның мәктәпләрен прокуратура хезмәткәрләре басты. Милли телләрне укытуны чикләү белән беррәттән Путинның күрсәтмәсе белән барлык мәктәпләрдә дә урыс телен укыту дәресләре санын арттырырга әмер бирелде. Мәскәүнең күпмилләтле илдә көч структураларын (прокуратура) кулланып, телләр мәсәләсен "чишә" башлавына иң зур ризасызлыкны Татарстанда белдерделәр.

Путинның күрсәтмәсе Татарстан җирлегендә Конституциягә каршы гамәл булып тора

Шунысы мөһим – Русия Конституциясе гаранты исәпләнгән Владимир Путинның бу күрсәтмәсе нәкъ Татарстан җирлегендә Конституциягә каршы гамәл булып тора. Исебезгә төшерик: 2004 елның 23 ноябрендә Русиянең Конституция мәхкамәсе, Татарстанда яшәүче Сергей Хапугин дигән кешенең республикада дәүләт телләре булган урыс һәм татар телләрен тигез күләмдә мәҗбүри укытуга каршы язган шикаяте буенча үзенең карарын чыгарды. Әлеге карарда ап-ачык итеп Татарстан мәктәпләрендә, дәүләт теле булган татар телен мәҗбүри укыту Русия Конституциясенә каршы килми дип әйтелә. “Русия Федерациясе Конституция мәхкәмәсе турында” дигән федераль конституцион канунга ярашлы рәвештә әлеге карар фәкать Татарстанга гына кагыла һәм аны беркем дә, бер орган да көченнән чыгара алмый. Димәк, Путинның Йошкар-Оладагы белдерүе Татарстан җирлегендә үтәлергә тиеш түгел һәм, әлбәттә инде, Русия прокуратурасы хезмәткәрләренең Татарстандагы мәктәпләрдә телләр укыту буенча тикшеренеп-куркытып йөрүләре, турыдан-туры Конституциягә каршы гамәл булып тора. Шуңа күрә дә кем дә булса яисә кайсы да булса рәсми оешма Русия прокуратурасының һәм Рособрнадзорның Татарстан мәктәпләрендә татар телен мәҗбүри укытуны тыюларына карата мәхкәмәгә мөрәҗәгать итсә – мәхкәмә карары бер генә була ала: Русиянең Конституция мәхкәмәсенең 2004 елның 23 ноябрендәге карарына ярашлы рәвештә Татарстан мәктәпләрендә татар телен мәҗбүри укытуны яңадан аякка бастырырга!

Төп максат – республикаларны гади өлкәләргә әйләндерү

Әмма республикалардагы милли телләр кулланышына һөҗүм – ул төп һөҗүмне капларга тиешле пәрдә ролен генә үтәгәнгә охшый. Төп максатның масштаблырак, хәвефлерәк булуы ихтимал – республикаларны теге яисә бу ысул белән гади өлкәләргә әйләндерү. Бу хәвеф барлык милли республикаларга яный. Шулай. Әмма Мәскәүнең моның ише ниятләренә иң зур киртә булып, гасырлар буена дәүләт тоткан бер генә халык – татар халкы һәм аның дәүләтчелеге булган Татарстан гына тора. Бәлки шуңа күрә дә Мәскәү төрле ысуллар белән Татарстанны, гомумән, татар милләтен “урынына утырту” юлына басты. 2017 елны МәскәүТатарстан белән вәкаләтләрне үзара бүлешү турындагы ике яклы шартнамәне озайтудан баш тартты. Мондый хокук Русия Конституциясенең 11нче маддәсендә беркетелүенә карамастан. Ягъни, бу очракта да рәсми Мәскәү, Конституция гаранты, Русиянең Төп канунын санга сукмауларын күрсәттеләр. Бу гамәлнең үз логикасы бар әлбәттә. Әгәр Мәскәү түрәләре Русияне унитар дәүләткә әйләндерергә җыеналар икән – әлбәттә алар федерализмны ныгытучы ике яклы шартнамәдән баш тартырга тиешләр.

"Орда" фильмында тар урамнар, балчык сылап ясалган тәбәшәк кенә ямьсез алачыклар
"Орда" фильмында тар урамнар, балчык сылап ясалган тәбәшәк кенә ямьсез алачыклар

Татарны “урынына утыртуның” тагын бер ысулы булып (аны Русиядәге башка бер генә милләткә карата да кулланмыйлар) - татарның тарихын пычрату, татар балаларын үз халкы тарихыннан җирәндерү сәясәте алып бару тора. Моның белән мәктәп дәреслекләрендә татарны кыргый дошман, баскынчы итеп күрсәтү аша күптән маташалар иде. Әмма бүгенге Русиядә яңа ысуллар да кулланыла башлады. 2012 елны Русия экраннарына урыс православ чиркәвенә караган “Православ энциклопедия” акчасына төшерелгән “Орда” исемле фильм чыгарылды. Фильмның башыннан ахырына кадәр татарлар пычрак, җирәнгеч гамәлле ерткыч затлар итеп тасвирлана. Ә Урданың башкаласы Сарай. Ибн-Батута дигән сәяхәтче 1333 елны Сарайда була һәм ул бу каланы җир йөзендәге иң матур калаларның берсе, дип язып калдыра. Киң урамнар, матур мәйданнар, базарлар. Ә менә "Орда" фильмында - тар урамнар, балчык сылап ясалган тәбәшәк кенә ямьсез алачыклар. Ә урыслар матур, горур, затлы җан ияләре.

Һәм менә яңа гына Русия экраннарына татарны түбәнсеткән тагын бер фильм чыгарылды. "Коловрат турында риваять" дип атала. Бу фильмга бер рецензиядә менә нәрсәгә игътибар ителә:

"Урыслар кыю һәм сакаллы, җырлыйлар, икмәк пешерәләр һәм Ходайга ышаналар. Ә татарлар – чик дәрәҗәдә кыргыйлар, пычраклар һәм куркак алласызлар... Һәм Батый хан да бөек яулап алучы итеп түгел, ә ниндидер билгесез сексуаль юнәлешле яшь нарцисс итеп бирелгән".

Ил экраннарына чыгарыр алдыннан бу фильмны Кремльдә Русия президенты Владимир Путин караган. Путинның рецензиясе икенчерәк. Фильм Путинга бик охшаган икән. Әлеге фильм азагында урыс Коловратның үләр алдыннан күрсәткән чиксез батырлыгына ушы киткән Батый хан аны зурлап җирләргә әмер бирә. Путинның бер генә теләге булган, киләчәктә урыс каһарманының тантана итүен һәм дошманнарны “зурлап җирләвен” тасвирлаган фильм кирәклеген билгеләп үткән. Төшерерләр андый фильмнарны да. Батый ханны урыс кенәзләренә аракыга йөгерүче малай итеп тә төшерерләр. “Кыргый” татарларны күпләп кыра да башларлар. Күренекле казакъ язучысы һәм җәмәгать эшлеклесе Олжас Сөләйманов “Аз и Я” дигән китабында үткән яуларны бозып күрсәткән “патриот” тарихчылар турында шулай ди: “Кылычтан яраланганнарны каләм белән үтерәләр”.

Әйе, санап киткән фактлар, аерым фактлар өеме генә түгел, ә бер җепкә тезелгән сәясәт юнәлеше дә. Кремль идеологларының ниятләре – урыс православ чиркәвенең христианлаштыру идеологиясен корал итеп алып, урыс булмаган халыкларны башта телсез-динсез, аннан соң тарихсыз калдырып аларны урыслаштыру-христианлаштыру булганга охшый. Бу хәрәкәтләрнең Русиядәге “президент сайлавы” дип аталган сәер чара алдыннан башлануы Путинның бу юлы урыс милләтчелеген корал итеп алуына ишарә ясый. Шуңа күрә дә байтак урысның эчен пошырган федерализм принципларыннан баш тартып Русияне унитар “бердәм һәм бүленмәс” дәүләт итү ягына адымнар ясала. Бәлки дәүләтнең төп канунын да үзгәртү планлаштырыладыр. Унитар дәүләтнеке итеп.

"Комментар" бүлегендәге язмалар авторларның шәхси карашларын чагылдыра​

XS
SM
MD
LG