Accessibility links

Кайнар хәбәр

Милләтара һәм конфессияара мөнәсәбәтләр утырышында туган телләр турында сүз булмады


Татарстан президенты каршындагы милләтара һәм конфессияара мөнәсәбәтләр шурасы утырышы
Татарстан президенты каршындагы милләтара һәм конфессияара мөнәсәбәтләр шурасы утырышы

Сишәмбе Казан Кремлендә Татарстан президенты каршындагы милләтара һәм конфессияара мөнәсәбәтләр шурасы утырышында мәдәни мирасны, гореф-гадәтләрне саклау турында сөйләштеләр. Туган телләр турында сүз кузгатылмады.

Милләтара һәм конфессияара мөнәсәбәтләр шурасы утырышының көн тәртибенә республикада этномәдәни инфраструктура үсеше турындагы мәсьәлә чыгарылды. Президент Рөстәм Миңнеханов өстенлекле юнәлешләр булып “Татарстанда яшәүче халыкларның мәдәниятләрен һәм гореф-гадәтләрен саклау һәм үстерү, рухи ихтыяҗларын канәгатьләндерү өчен шартлар тудыру, тиешле инфраструктура булдыру тора”, дип сөйләде. Президент урыс телендә генә чыгыш ясады.

Төп хисап белән чыгыш ясаучы мәдәният министры Айрат Сибагатуллин татар телендә берничә җөмлә әйтте. Ул туган телләрне гаилә һәм мәктәптән тыш, “театрлар, музейлар, китапханәләр, бәйрәмнәр һәм башка мәдәни чарлар” саклап калачак, дип бераз гына тел мәсьәләсенә кагылып узды.

Сибагатуллин киләсе елда Казанда Пушкин исемендәге мәдәният үзәге һәм керәшен мәдәният үзәге ачылачак, дип тә сөйләде.

Утырышка Татарстан парламенты рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, министрлар, муниципаль берәмлекләр башлыклары, Халыклар дуслыгы йортлары мөдирләре, милли-мәдәни һәм дини оешмалар вәкилләре килде.

Безнең Telegram каналына язылыгыз! Иң кызыклы хәбәрләрне беренче булып укыгыз.

XS
SM
MD
LG