Accessibility links

Кайнар хәбәр

Гюндуз Мамедов: "Кырымда демографик вазгыятьне үзгәртү тырышлыгы күрелә"


Гюндуз Мамедов
Гюндуз Мамедов

12 декабрь Киевта узган матбугат очрашуында Украинадагы Кырым прокуратурасының баш прокуроры Гюндуз Мамедов Кырымдагы югары даирә җитәкчеләр, депутатлар өстеннән ачылган йөзгә якын җинаять эшенең мәхкәмәгә юлланганын белдерде.

"Ярымутрауда оккупацион хакимият кешеләрне урлау, кыйнау, үтерүләр, хәрби хезмәткә мәҗбүри мобилизацияләү, күчендерү, депортацияләү, ирегеннән мәхрүм ителгәннәрне мәҗбүри Русиягә күчерү, Кырымны колонизацияләү кебек җинаятьләр кыла. Болар барысы да Кырымда демографик вазгыятьне Русия гражданнары файдасына үзгәртүгә китерә. Бу фактлар буенча кеше хокукларын яклаучы оешмалар белән бергә без халыкара җинаять мәхкәмәсенә ике мәгълүмати гариза юлладык", диде прокурор.

"Кырымны оккупациядән азат итү өчен бу - әһәмиятле бер эшебез. Әгәр дә без кеше хокукларын Кырымда яклау ысуллары хакында сөйлибез икән, мин катгый рәвештә шуны әйтә алам: оккупация дәвам иткән чакта бу мөмкин түгел, бернинди чаралар кеше хокукларын яклый алмаячак", диде кырымтатар халкы лидеры Мустафа Җәмилев.

Аннексиядән соң Кырымда демографик вазгыятьне үзгәртүнең оешкан рәвештә баруын күп кенә күзәтүчеләр белдереп килә. Бу мәсьәләдә төрле рәсми булмаган саннар китерелә. Кырымга Русиядән күченеп килгәннәр белән бергә Донецки һәм Лугански өлкәләреннән килгәннәр дә шактый. Килүчеләрнең саннары берничә йөз мең булуы фараз ителә. Шул ук вакытта Кырымнан китәргә мәҗбүр булган кырымтатарларлар хакында мәгълүматлар тарала. Кырымтатар халкы лидеры Мустафа Җәмилев, соңгы 3,5 елда Кырымда вафат булучыларның саны 1,7 процентка арткан булса, ярымутрауда яшәүчеләрнең саны 10 процентка артты, диде.

Безнең Telegram каналына язылыгыз! Иң кызыклы хәбәрләрне беренче булып укыгыз.

XS
SM
MD
LG