Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Голос": Русия ЕИХОның сайлауларга кагылышлы тәкъдимнәренең яртысын да үтәмәгән


Русия Европадагы иминлек һәм хезмәттәшлек оешмасының (ЕИХО) Демократик институтлар һәм кеше хокуклары бюросының сайлауларга кагылышлы тәкъдимнәренең яртысына битараф калган.

Бу хакта сайлаучылар хокукларын яклаучы "Голос" хәрәкәте белгечләренә таянып "Ведомости" хәбәр итә.

Хокук яклаучылар ЕИХО хисапларына анализ ясаган һәм Русия тәкъдимнәрнең 15ен генә үтәгән, дигән нәтиҗәгә килгән. Бу гомум санның 12 проценты гына. Тәкъдимнәрнең 54 процентына Мәскәү битараф калган, өчтән икесе өлешчә үтәлгән.

"Голос" экспертлары сүзләренә караганда, Русия күпчелек техник тәкъдимнәрне үтәгән. Кайбер мөһим мәсьәләләр чишелми калган, ә кайбер юнәлешләрдә, хәлләр, киресенчә, начарланган. Бу бигрәк тә күзәтүчеләр хокукларына, сайлауларның көндәшлекле булуына, мәгълүмати чараларны кирәкле мәнфәгатьләрдә куллану һәм вазифа кысыларыннан чыгуга кагыла, диелә хисапта.

Русиядә киләсе сайлау 2018 елның мартында узачак. Анда ил президенты сайланачак.

Безнең Telegram каналына язылыгыз! Иң кызыклы хәбәрләрне беренче булып укыгыз.

XS
SM
MD
LG