12 декабрь Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов Италиянең Милан шәһәрендә "Италия татарлары" мәдәни берләшмәсе активы белән очрашты дип белдерелде. Президент сайты хәбәр итүенчә, сүз Италиядә яшәүче татарларның Татарстандагы оешмалар белән хезмәттәшлеге турында да барган.
Берләшмә Миңнехановтан татар телендә китаплар да сораган. Бу сөйләшүдә Татарстанга шоколад һәм конфетлар китертү мәсьәләсе дә күтәрелгән. Президент сайты хәбәр итүенчә, берләшмә белән тыгыз хезмәттәшлектәге итальян эшмәкәрләре шундый "тәмле" мәсьәләне дә күтәргән. "Миңнеханов Татарстанның инвестицияләр үсеше агентлыгына итальян эшмәкәрләре белән хезмәттәшлек мөмкинлеген эзерләргә кушты", дип белдерелә.
Telegram-дагы аноним "Неудаща" каналы әлеге очрашуга карата, күрәсең, Италиядәге 20 татар күрше Башкортстандагы 1,5 млн татарга караганда әһәмиятлерәк булып чыга, дип язды.
Италиядәге 20 татар күрше Башкортстандагы 1,5 млн татарга караганда әһәмиятлерәк булып чыга
"Соңгы берничә ел эчендә Татарстан президенты үзенең яраннары һәм конгресс вәкилләре белән ярты дөньяда һәм илнең күп төбәкләрендә булды. Әмма күрше төбәкләрдә күп булып һәм тупланып яшәгән, беренче чиратта Башкортстандагы татарлар мондый хөрмәткә лаек түгел. Интеллигенция "чишмәсе" булган республикада татарларның милли проблемнары кискен тора. Әмма Казаннан аларга игътибар юк һәм булмады да.
Шулай булгач, Рөстәм Нургали улы һәм Васыйл Гаяз улы, халык ышанычын яулыйсыгыз килсә, ясалмалык һәм күзгә төтен җибәрү белән шөгыльләнүегезне туктатыгыз", дип яза "Неудаща".
Бу канал Васыйл әфәндене Ринат Закиров конгресс җитәкчесе булып эшләгәндә башланган күңел ачуга корылган традицияләрне дәвам итүче дип тә тәнкыйтьли.
Ясалмалык һәм күзгә төтен җибәрү белән шөгыльләнүегезне туктатыгыз
Telegram-да "Неудаща"ның әлеге постын күчереп баскан төркемнәрдә сәфәргә карата "Оят кайда?", "Жесть))", "Дөрес бит. Менә шул иң мөһиме" дигән һәм башка фикерләр калдырдылар.
Шәйхразиевның фотосы белән "Италия татарларына ярдәм итеп, бергәләп тыгызрак эшләргә карар кылдык" дигән сүзләрен "Татар-информ" агентлыгы Фейсбукка куйгач, бу да тәнкыйтькә дучар булды.
"Үзебездәге татарларга "ярдәм итәргә булдык", дисәләр барысы да күз уңында. Ә болай "фәлән миллион Италия татарларына тотылды", диләр дә, бетте китте. Шуны да аңламыйсызмы? Бизнесменнар бит барысын да уйлап бетереп эшлиләр акча эшләү юлларын", дип язды Рәсим Хәбибуллин.
Үз йомышларын йомышлап йөри бит алар
"Ул Васил Гаптелгаязовичлар эш эшләп йөри дип уйлыйсызмы әллә? Үз йомышларын йомышлап йөри бит алар, татар эше белән түгел", дигән фикер калдырды Рафил Мостафин.
"Антарктида пингвиннары арасында да татар токымыннан булганнары юк микән? Ярдәм итәр идек", "Колизейда Сабантуйлары гөрләр быел, болай булса!" диючеләр дә булды.
Дөрес, Шәйхразиев ягына басучылар да юк түгел.
Зәкия Вәлитованың әлеге белдерүләренә каршы "Интернетта булса да үз фикереңне белдерү зур эш хәзер! Ә түрәләр тегермәненә су кою, халыкка каршы торганнарына бигрәк тә, макталмый!" дип язды Нәсимә Садыйкова.
Антарктида пингвиннары арасында да татар токымыннан булганнары юк микән? Ярдәм итәр идек
Telegram-дагы каналларының берсендә Шәйхразиевның Италия сәфәренә һәм белдерүләренә карата "Әз-мәз булган акчаны бер дистә татар өчен күңел ачу сәясәтенә җибәрәләр", "Дөрес әйтәсез. Гамәли эшләр өчен бирмиләр шул акчаларны" дип белдерүчеләр дә булды.
"Еду в Татарстан" каналы да Шәйхразиевне үзебездәге татарларга булышырга чакырды.
Италиядәге татарлар җитәкчесенең урынбасары Алсу Гомәрова "Татар-информ"га әңгәмәдә: "Италиядә яшәүче татарлар Татарстан табибларыннан читтән торып югары квалификацияле ярдәм алырга тели, чөнки Татарстан, гомумән, Русия табиблары югары бәяләнә. Без Рөстәм Миңнехановтан шушы проектны гамәлгә ашыруда ярдәм сорарга телибез", дип тә белдергән иде. Очрашуда бу хакта сүз булмаган ахыры, президент сайты язмаган.
Ул Италия татарларын безгә җыеп алып кайту арзангарак төшмәс иде микән?
Telegram-да "Матбугат.ру" әлеге очрашуга һәм төрле проектларга күп суммалар тотылырга мөмкинлеген күзаллап мөгаен "Мәйтәм, ул Италия татарларын үзләрен генә безгә җыеп алып кайту арзангарак төшмәс иде микән?" дигән сорау да куйды.
Русиядәге татар сәнгате белән шөгыльләнгән төркемнәрнең хәлләре шәп булмауны искәртүчеләр дә бар.
Telegram-да "Без булдырабыз" каналы: "Татар элитасы иртәгә Италиянең татар диаспорасы белән очрашуга оча, татар эстрадасы Мәскәү метросында турнесын башлады", дип белдерде.
"Миңнеханов бөтен дөньядагы бер бөртек булган татар диаспоралары белән күрешеп бетте. Тик иң күп татар яшәгән төбәкләргә генә вакыты җитми" дигән фикердәгеләр дә бар.
Безнең Telegram каналына язылыгыз! Иң кызыклы хәбәрләрне беренче булып укыгыз.