Accessibility links

Кайнар хәбәр

Европа татарларының Мәскәү белән куркыныч уеннары


"Европа татарлары альянсы"ның Парижда очрашуы, 16-18 октябрь 2015
"Европа татарлары альянсы"ның Парижда очрашуы, 16-18 октябрь 2015

Литвадагы берничә татар оешмасы җитәкчелеге "Европа татарлары альянсы" алдан билгеләнгән максатларга ирешү өлкәсендә берни дә эшләми, бар очрашулар җыр-биюгә генә кайтып кала дип, ачык хат язган. Алар Мәскәү альянсны үз явыз максатларында куллана дип тә кисәтә.

6-7 апрельдә Чехиянең Брно шәһәрендә (Көньяк Моравия өлкәсе башкаласы) Татарстан мәдәнияте көннәре узачак. Татарстан Чехиянең бу төбәге белән тыгыз хезмәттәшлек урнаштырып килә. Президент Миңнеханов биредә инде берничә мәртәбә булды, аның төбәк җитәкчесе һейтман Михал Һашек белән дуслыгы да бар. Апрель башында Казан Брнога янә зур делегация җибәрә, анда бу юлы эшмәкәрләрдән тыш шактый гына сәнгатькәр дә булачак.

Моны белеп алган "Европа татарлары альянсы" да нәкъ шушы көннәрдә Брнода үзенең киңәйтелгән утырышын уздырырга җыена. Бу чараны оештыру эшләре белән Русиянең Брнодагы консуллыгы шөгыльләнә – альянс корылганнан бирле үз эшен Русиянең "Россотрудничество" агентлыгы акчасына алып бара.

Әмма бу көннәрдә шул ачыкланды – альянска кергән кайбер татар вәкилләре Брно утырышына килүдән баш тарткан. Шулар арасында альянсны оештыру башында торган Литва татарлары җитәкчеләре – Немежис татар җәмгыяте рәисе Таирас Кузнецовас, Вильнюс бүлгесе татарлары рәисе Галина Мишкинене, Кырык татар авылы җәмгыяте рәисе Фатыйма Буйновска да бар. Алар альянс эшенә канәгатьсезлек белдереп оешма рәисе Флүр Шәрипов һәм альянс вәкилләренә ачык хат язды.

Таирас Кузнецовас Азатлыкка әйтүенчә, "Европа татарлары альянсы" оештырылганда ул беренче чиратта татарлыкны яклауга, татар мәдәниятен үстерүгә Европа берлегенең төрлечә ярдәм итүенә ирешүне максат итеп куйган булган.

"Тик бүгенге альянс без теләгән бу юнәлештә бармый. Ул Европа берлегендә яшәүче татарларны татар максатында берләштерү өчен оешкан иде. Ә чынлыкта исә альянс элекке совет ватандашы булган, совет тормышын сагынып яшәгән, татарлыгын инде югалткан әллә кемнәр җыелышына әйләнде.

Альянс чараларына Русия акча бирә, тышкы эшләр министрлыгыннан илчелекләргә төшә, чара уза, җырлыйлар, бииләр, чәй эчәләр – шуның белән шул, бернинди алга китеш юк. Русия илчелеге бөтен әйбер өчен түләде, барысын да эшләде булып чыга. Без бит моны үзебез эшли алабыз. Эшне дөрес итеп оештырган хәлдә Европа берлеге ярдәме белән Европада татар авыллары комплекслары төзеп булыр иде.

Нәтиҗәдә безгә хәзер Литвада "сез Русия илчелеге акчасына яшисез, Мәскәү сәясәтен алга сөрәсез" дигән ярлыклар тагыла башлады. Бу безгә кирәкми", ди ул.

Таирас әфәнде Европадагы татарлар арасында күп телләр белгән татарлар бар һәм һәрберебез катнашында програмнарны карап чыгып, Европа акчаларын үз програмнарыбыз өчен куллануга өмет итә алабыз, дип әйтә. Ул Русиядән акча алуга каршы чыга һәм Брнодагы чарага бармавын да шуның белән аңлата.

Кузнецовас сүзләренчә, альянс тарафыннан уздырыла торган барлык чаралар күбрәк арзан пиарга ошаган.

Таирас әфәндегә альянс эшендә "соотечественники" сүзенең даими кулланылуы ошамый. Ә Мәскәү күзлегеннән караганда, бу бик кулай - аңа татар берләшмәсе кирәкми, аңа - элек Русия (СССР) җирләрендә туып, хәзер Европада яшәгән "соотечественник"ларны берләштереп Мәскәү сәясәтен үткәрү эшенә кушу кирәк.

"Альянс җибәргән һәм кабул иткән соңгы бөтен материалларда шул сүз бар. Альянс рәисе Флүр Шәрипов бу сүзне еш куллана. Польшадагы утырышта бу мәсьәләне күтәрдек, әмма инде Франциядә үткәнендә әйтеп тә тормадык, чөнки кирәкмәгән җиргә баруыбызны аңладык. Безгә бит кайдадыр җыелу да мөһим түгел. Кем кайда утырса утырсын, бары тик Европа берлегенең проектлары белән танышып, алар аша татар мәнфәгатьләрен канәгатьләндерүгә грантлар алырга тырышсын", диде ул.

Флүр Шәрипов
Флүр Шәрипов

"Альянс Париж һәм Брно чаралары арасында берни эшләмәде"

2015 елның 17 октябрендә Парижда альянсның икенче корылтае (иң күбе 20-30 активисты булган альянс үз җыелышларын зурлап "корылтай" дип атый) узды. Русия тышкы эшләр министрлыгы акчасына, Русия илчелеге бинасында үткән бу чара, интернетка куелган фото-видеоларга караганда, җырлы-биюле мәҗлескә ошап торды. Чыгыш ясаучылар да купшы, әмма буш сүзләрдән ерак китмәде. Берәүләр, күрәсең акча биргән өчен, тышкы эшләр министрлыгына дан җырлады, икенчеләр шулай очрашып торуларны хуплады, өченчеләре инде моңа кадәр күп тапкырлар тәкрарланган – телне, мәдәниятне, гореф-гадәтләрне саклау кирәк, дип сөйләде. Җыйнаулашып кино да карадылар - альянс вәкилләренә икенче дөнья сугышы вакытында әсирлеккә төшкән татар хәрбиләренә багышланган "Кичерелмәгәннәр сугышы" күрсәтелде.

Париж "корылтае"нда кабул ителгән резолюциядә "Русия соотечественниклары конгрессында актив катнашу", "Русия тышкы эшләр министрлыгының читтәге соотечественниклар белән эшләү департаментына алуны сорау" үтенече дә бар.

Татарстанның Франциядәге вәкиле Искәндәр Йосыпов, альянсның чарасы Парижда үткәнгә, оештыру эшләрендә үз өлешен керткән кешеләрнең берсе. Йосыпов Литвадагы татар оешмаларының альянс эшчәнлегеннән канәгать булмавы турында хәбәрдар.

"Балтыйк буендагы оешмаларның хатлары тиккә түгел, димәк альянста проблемнар бар. Кешеләр үз хатларында карашларын белдерә икән, димәк, алар ничектер берләшү юлларын эзли. Әгәр барсы да берләшү теләгендә икән – бу бер әйбер, әгәр бу теләкне күрмәмешкә салышалар икән – монсы башка.

Альянс һәр илдә яшәүче татар диаспорасының тормышы белән яшәми. Бу юк әлегә. Мин үзем дә бер диаспора белән икенче диаспора ничек бер булып яшәсен дигәнгә җавап таба алмыйм. Һәр җирдә үзләренең үзенчәлеге, культурологик катламнар да төрле, килеп урнашу вакытлары да аерылып тора. Финляндия татарлары гасырлар буе шунда яши, ә Францияне алсак, алар – әле күптән түгел генә килеп урнашучылар.

Альянс Европадагы төрле оешмаларны берләштермәкче була. Һәр илдә яшәгән татар җәмәгатьчелегенең үзенчәлеген исәпкә алганда, Европа күләмендә берләштерү җиңел түгел, чөнки һәр оешма Казандагы Татар конгрессы белән бәйләнештә, үз проблемнарын алар аша чишәргә тырыша һәм һәрвакыт Казанга карап тора. Мисал өчен, шартлы рәвештә әйтәм, Чехиядәге татар җәмгыятенә, Балтыйк буендагы оешмага Брюссельгә йә булмаса Европадагы башка бер структурага карап тору сәер булып тоелачак.

Берләшүне кем һәм ничек хәл итә ала – менә монсы авыр сорау. Бәлки, татар конгрессыдыр? Әмма күп кенә оешмалар үзләренең эшчәнлеген конгресс белән бергә күрмәскә дә мөмкин бит", ди Йосыпов. Шулай ук ул конгрессның берләштерү вазифасын үз өстенә алырга хокукы бар микән дигән сорауны да куя.

Искәндәр Йосыпов Париждагы татар оешмасы белән очраша. Февраль, 2014
Искәндәр Йосыпов Париждагы татар оешмасы белән очраша. Февраль, 2014

Париждагы "корылтай"дан соң Брнода булачак утырышка кадәр биш айдан артык вакыт үтте. Шушы чор эчендә альянсның ни дә булса эшләвенә карата Йосыповта мәгълүмат юк.

"Альянс эшчәнлегенә килгәндә, Парижда үткән һәм Брнода булачак чарага кадәр берни дә эшләнмәде. Кабул ителгән ниндидер декларацияләр, документларны тормышка ашыру турында сүз йөртү авыр, чөнки альянсның төзелеше шундый: аның офисы да, эшчәнлекне оештыручы аппараты да юк", ди Йосыпов.

Йосыпов, Европада татар җәмгыятьләре үзләре ниндидер мәдәни чаралар үткәрә икән, монда альянсның бер генә катнашы да юк, дип әйтә.

"Гафу итәсез, бездә Парижда үткән альянс чарасы вакытында мәдәни програм Франциядә яшәүче татарлар тарафыннан әзерләнде. Әгәр инде чарага Татарстан артистларын җибәрсә, бу аның өлеше булып тора. Шул ук Русия илчелегенә Франция татарлары гына, шул ук кадәр кеше җыела һәм концерт карый ала иде. Бернинди рәсми резолюцияләр, документларсыз гына да. Чехиядә дә шул ук хәл булачак. Татарстан мәдәният министрлыгы артистлар җибәрәчәк. Альянс вәкилләре тагын җыелачак һәм барсы да күңелле һәм яхшы булачак", ди ул.

Татарстанның Франциядәге вәкиле Европадагы төрле татар оешмалары арасында альянс әгъзалары ара-тирә бер илдән икенче илгә барып, төрле концерт-кино гына карап йөри дигән сүзләр таралганны да ишеткән.

"Минемчә, бу альянс дигәннәре Русия тышкы эшләр министрлыгы белән яхшы элемтәләр булганга яши. Бу очракта, альянсның бер өлеше кермәгән чараларда катнашу өчен аларга әзрәк ярдәм иткәнгә (көлә) Русия тышкы эшләр министрлыгына рәхмәт әйтәсе килә. Читтән бу шулай күренә", ди Йосыпов.

"Альянска теләсә кемне кабул итәләр"

Польша татарлары җәмгыяте рәисе Ежи Шахуневич Мәскәүдән акча алу төптән дөрес түгел дип саный. Ул альянска акчаны оешмага кергән әгъзалардан җыярга кирәк дигән фикердә тора. Альянс чараларына бары үз акчасына гына барачагын әйтә.

"Бизнесларын булдырсыннар, аннары әгъзалык акчаларына альянсны да эшләтеп булачак. Мәскәүдән акча алгач алар бит инде бәйсез була алмый. Менә Польшадагы чараны да Мәскәү акчасына уздырдылар. Яисә инде турыдан-туры "Без Мәскәү белән кулга-кул тотынып эшлибез, дисеннәр. Болай булса инде аңлашыла", ди ул.

"Европа татарлары альянсы"ның Польшада очрашуы, 17 октябрь 2014
"Европа татарлары альянсы"ның Польшада очрашуы, 17 октябрь 2014

Шахуневич альянсны турыдан-туры сәяси оешма дип саный. Аның фикеренчә, Мәскәү альянсның хәзере җитәкчесе Шәрипов ярдәмендә аны үзенең тышкы сәясәтенә хезмәт итә торган бер корал итеп күрә.

Польша татарлары оешмасы рәисе әйтүенчә, Мәскәү алдында үз эшен күрсәтергә теләгән Флүр Шәрипов оешмада кеше күбрәк булсын өчен альянска теләгән һәркемне кабул итә.

"Мин моның белән килешмим. Менә Брнода узачак чарага Польшадан тагын ике хатын-кыз барачак дип язылган. Кемнәр ул хатын-кызлар, ни белән танылганнар? Анда татар оешмаларын вәкиллек итүчеләр генә керергә тиеш. Ә Флүр Шәрипов тикшереп тормый. Аннары Татарстан татарлары ник килә? Алар альянска керәме әллә? Мәскәүләр альянс чараларында нишләп йөри? Аңлашылмый бит", ди ул.

Альянста әлегә кадәр иң күбе Литва татарлары иде. Әмма инде әйтелгәнчә, аларның өчесе - Немежис җәмгыяте рәисе Кузнецовас, Вильнюс татарлары җитәкчесе Галина Мишкинене, Кырык татар җәмгыяте рәисе Фатыйма Буйновска - альянс эшеннән читләшү турында карар кабул иткәннәр.

"Парижда ноябрь аенда булган очрашу вакытында Литва татарларына катнашы булмаган кешеләрнең безнең исемнән сүз йөртүе кабул ителмәслек хәл. Без альянс эшеннән читләшү карарын кабул иттек һәм якын арада бу хактагы документны җәмәгатьчелеккә таратыбыз", диде Азатлыкка Литвадагы татар җәмгыятьләре берлеге рәисе Адас Якубаускас.

Профессор Якубаускас альянска кергән "совет" татарларының Европа кануннары нигезендә асылда "мигрантлар" булуын әйтте. "Русия паспортлары булган, Европага 20-25 ел элек кенә килгән бу татарлар безнең 600 еллык тарихны урлап үзләренең асаба халык имиджын безнең хисапка ясарга тели. Без моның белән ризалаша алмыйбыз", диде профессор. Русиянең әлеге альянсны үзенә каратып тотуын ул татарларны явыз максатларда куллану дип аңлата.

"Русия Европа эчендә "урыс альянсы" ясый алмас иде, урыслар монда барысы да килмешәк. Татарлар исә берничә гасырлы тарихка, һәм шуңа да хөрмәткә ия", диде Якубаускас Мәскәүнең ни сәбәпле "татар альянсы" идеясына шул кадәр ябышуын аңлатып.

Европадагы икенче бер танылган татар оешмасы, шулай ук тирән тамырлы Финляндия татарлары җәмгыяте дә альянсның шикле эшләреннән читтә тора. Казандагы Конгресс җитәкчелеге басымы аркасында аның вәкилләре кайбер утырышларда "күзәтүче" буларак катнашса да, Брно утырышы исемлегендә алар әлегә күренми. Швеция татарлары да альянс эшләрендә катнашырга теләмәвен, үзләреннән беркемгә дә андый вәкаләт бирелмәвен белдерә. Иң кызыгы шул - Литва татарлары, альянсның хәзерге җитәкчесе, Клайпедада яшәгән Флүр Шәриповның Литва татарлары исеменнән сөйләү һәм аларны вәкиллек итү хокукы юк дип белдерде.

* * *

“Европа татарлары альянсы” 2013 елның май аенда Брюссель шәһәрендә Русия тышкы эшләр министрлыгының читтәге милләттәшләр белән эшләүче "Россотрудничество" бүлеге ярдәмендә оешты. Ул утырышта Русия тышкы эшләр министрлыгының чит илләрдәге ватандашлар белән эш итү киңәшчесе Татьяна Смирнова катнашты.

2014 елның 17 октябрендә Польшаның Гданьски шәһәрендә узган “Европа татарлары альянсы” утырышы Русиянең Польшадагы илчесе Сергей Андреев катнашында ачылды.

2015 елның 16-18 октябрендә Парижда Русия илчелеге бинасында "Европа татарлары альянсы"ның чираттагы утырышы узды. Андагы утырышта Русия федерациясенең Франциядәге илчесе Александр Орлов, Русиянең Париждагы фән һәм мәдәният үзәге директоры Игорь Шпынов катнашты.

Чираттагы утырыш 7 апрельдә Чехиянең Брно шәһәрендә узачак. Аны оештыру эше белән Русия консуллыгы шөгыльләнә.

XS
SM
MD
LG