Accessibility links

Кайнар хәбәр

Татфондбанк һәм Интехбанк мөштәриләре митинг уздырды


Бүген Татфондбанк һәм ИнтехБанкта акчаларын югалткан мөштәриләр митинг уздырды. Оештыручылар сүзләренчә, митингта 150ләп кеше катнашкан.

Кайберләре яшел, ә кайберләре кара шарлар һәм күкрәктә кызыл тасмалар белән килгән.

"Шушы юл белән без үзебезнең күпме булуыбызны күрсәтергә телибез. Яшел шарлылар банкларның төсе, ә каралар аларның күңелсез эш йомгагы.

Митинг барышында катнашучылар таләпләр белдерде һәм мөрәҗәгатьләр кабул итте. Анда алар мөштәриләргә акчаларын түләүне гарантияләүне тәэмин итү, хөкүмәт белән бергә махсус чаралар картасын әзерләү, җир бүлүне тизләтүне сораган.

Моннан тыш алар Русия тикшерү комитеты башлыгы Александр Бастрыкин һәм Русия эчке эшләр министры Владимир Колокольцевка мөрәҗәгать юллаган. Анда алар банк җитәкчеләренең банкротлыкны махсус булдыруга тикшерергә һәм Татфондбанкның кисәтү департаменты хезмәткәрләрен, иминлек хезмәтен һәм башка җитәкчеләрне җаваплылыкка тартуны сорый.

"Әлегә хәл яхшырмады. Без бер елда күпкә ирештек, әмма ниндидер глобаль үзгәрешләр булмады", диде зыян күргән мөштәриләр төркемен җитәкчләүче Александра Юманова.

Финанс хәлләре тотрыксыз булу сәбәпле, Русиянең Үзәк банкы узган елның 15 декабрендә Татфондбанкта, 23 декабрьдә аның партнеры Интехбанкта вакытлы идарә урнаштырды.

Бу елның 3 мартында Үзәк банк әлеге банкларның лицензиясен алу турында белдерде. Татарстанның Арбитраж мәхкәмәсе банкларны банкрот дип таныды. Былтыргы декабрьдән бирле банклар мөштәриләре даими рәвештә ризасызлык чаралары уздырып килә.

Безнең Telegram каналына язылыгыз! Иң кызыклы хәбәрләрне беренче булып укыгыз.

XS
SM
MD
LG