Accessibility links

Кайнар хәбәр

Башкортстан "Башнефть"тән 6 млрд сум дивидент алачак


Башкортстан якын көннәрдә "Башнефть" ширкәтеннзн дивидент буларак 6 млрд сум акча алачак. Гомумән, республикага 2017 ел өчен 26 млрд сум тирәсе дивидент түләү турында карар кабул ителгән.

Бу хакта журналистларга Башкортстан башлыгы Рөстәм Хәмитов хәбәр итте, дип яза ТАСС.

"Безнең бюджет балансланган. 2017 елның керемнәре 2016 ел белән чагыштырганда, 10-12 процентка артыграк булачак. Якын көннәрдә "Башнефть"тән 6 млрд сумнан артык дивидент алачакбыз. Бу ширкәт тарафыннан республика икътисадына яхшы кертем", дигән Хәмитов.

Хәмитов сүзләренчә, "Башнефть" җитәкчеләр шурасы утырышында 26,3 млрд сум күләмендә дивидент җибәрү турында карар кабул иткән.

Рөстәм Хәмитов бу фаразланган саннан күбрәк, дип белдерә. "Башнефть" өлешеннән кергән акчалар бюджетның тотрыклылык үсешенә китерәчәк", ди Башкортстан башлыгы.

Былтыр көз "Башнефть" хиссәләренең 50,08 процентын "Роснефть" 330 млрд сумга сатып алды. Бәйге узыдырылып тормады. Башкортстан башлыгы Рөстәм Хәмитов республика "Башнефть"тәге 25 процент хиссәләрен сатарга җыенмый дип белдергән иде.

Безнең Telegram каналына язылыгыз! Иң кызыклы хәбәрләрне беренче булып укыгыз.

XS
SM
MD
LG