Accessibility links

Кайнар хәбәр

Төркиядә "Ислам дәүләте" төркемендә катнашуда шикләнелгән йөздән артык кеше тоткарланган


Истанбул
Истанбул

Төркиянең хокук саклау оешмалары узган атна дәвамында террорга каршы махсус чара вакытында 116 кешене тоткарлаган. Алар кайбер илләрдә, шул исәптән Русиядә дә тыелган "Ислам дәүләте" сугышчан төркеме белән бәйле булуда шикләнелә.

Террорга каршы өч чара Истанбулның тугыз районында узган, дип хәбәр итә Анадолу агентлыгы. Анда 69 кеше кулга алынган. Истанбулда тоткарланучылар арасында Франциядән ирле-хатынлы бер пар да бар диелә.

Тоткарлаулар шулай ук Измир, Бурса, Кахраманмараш һәм Искешәһәр вилаятләрендә оештырылган.

Агентлык "Ислам дәүләте" сугышчылары һөҗүмнәре нәтиҗәсендә Төркиядә 300дән артык кешенең һәлак булганын да искә ала.

Төркиянең Адана шәһәре мәхкәмәсендә тумышы белән Русиядән булган "Ислам дәүләте" сугышчан оешмасында катнашуда гаепләнгән Ренат Бакиевның эшен тыңлау башланды.

Төркиядә Фәтхулла Гүлән җитәкчелек иткән FETÖ хәрәкәте эшчәнлеген тикшерү кысаларында тоткарлаулар еш булып тора.

Безнең Telegram каналына язылыгыз! Иң кызыклы хәбәрләрне беренче булып укыгыз.

XS
SM
MD
LG