Accessibility links

Кайнар хәбәр

Илсур Һадиуллин Татарстан мәгариф министры урынбасары итеп билгеләнергә мөмкин


Илсур Һадиуллин
Илсур Һадиуллин

Казан мәгариф идарәсе җитәкчесе Илсур Һадиуллин Татарстан мәгариф министрының беренче урынбасары итеп билгеләнергә мөмкин. Ул анда мәгариф өлкәсендәге гомум һәм милли мәгариф мәсьәләләре белән шөгыльләнер дип көтелә.

Илсур Һадиуллинның Татарстан мәгариф министрының беренче урынбасары итеп билгеләнү ихтималы бар. Бу хакта Азатлыкка министрлыктагы чыганак әйтте. Һадиуллин элекке министр Энгел Фәттахов белән бергә вазифасыннан киткән урынбасар Илдар Мөхәммәтов урынында эшләячәк һәм аерым алганда, милли мәгариф мәсьәләре белән дә шөгыльләнәчәк, диделәр. Илсур Һадиуллин үзе Азатлыкка "әлегә бернинди карар юк, берни әйтә алмыйм, соңрак шалтыратыгыз", диде.

Һадиуллин 1997-2002 елларда Татарстан мәгариф министры урынбасары булып эшләгән иде инде. Аннан соң ул Дөнья татар конгрессы башкарма комитеты рәисенең беренче урынбасары булды, Татарстан мәгариф үсеше институтын җитәкләде. Ә 2007 елдан бирле Казан мәгариф идарәсе җитәкчесе булып эшләде.

Узган атнада Рәфис Борһанов Татарстан мәгариф һәм фән министры вазифасына расланды. Моңарчы Рәфис Борһанов Татарстан Дәүләт шурасы депутаты, икътисад, инвестицияләр һәм эшкуарлык комитеты рәисе иде.

4 декабрь Татарстан мәгариф министры Энгель Фәттаховның вазифасыннан китүе турында билгеле булды.

Безнең Telegram каналына язылыгыз! Иң кызыклы хәбәрләрне беренче булып укыгыз.

XS
SM
MD
LG