Русия мөфтиләр шурасы корылтае алдыннан бер төркем имамнар, җәмәгать эшлеклеләре, җәмгысе 70тән артык кеше "коръәнчеләр" төркеме, аерым алганда фәлсәфә фәннәре докторы, ислам белгече Тәүфыйк Ибраһим, имамнар Рөстәм Батров һәм Арслан Садриевка карата чаралар күрүне сорап Русия мөфтиләр шурасы рәисе Равил Гайнетдингә мөрәҗәгать юллады. Аларның хәдисләрдән баш тарту һәм ислам баганаларын яңадан карауга кайтып калу турындагы фикерләрен, ягъни биш вакыт намазны ниндидер бер тиешле вакытта укуны мөһим дип санамауны, шулай ук Рамазан аенда ураза тоту, зәкәтнең билгеләнгән бер өлешен түләүне дә кире кагуларын хөкем итте.
Мөрәҗәгатьне имзалаучылар арасында дини темаларны яктыртучы журналист, сәясәт белгече Руслан Айсин да бар. Ул Азатлыкка әлеге мөрәҗәгатьне кабул итүгә китергән сәбәпләр турында сөйләде:
– Мин бу "коръәнчеләр"не ислам тәгълиматына каршы бара торган секта дип әйтимме, чөнки алар пәйгамбәрнең сөннәтен инкарь итә. Алар химерик симбиозлы бер концепция уйлап чыгара. Аның Русиядәге төп юлбашчысы – Тәүфикъ Ибраһим. Ул үзе Сүрия кешесе – нусайри (алавит). Үзен шыгый дип игълан итте. Аның тарафдарлары, шул ук Дамир Мөхетдинов, Рөстәм Батров, Арслан Садриев барысы да руханилар системында эшли.
Гайнетдин Садриевны эшеннән алырга мәҗбүр булды, чөнки ул исламның кайбер баганаларын инкарь итте, мәсәлән, намазны билгеләнгән вакытта уку мәҗбүри түгел, ә һәр кешенең биоритмнарына карап укырга ярый дигән фикерне алга сөрде. Аларның аракының хәрәмлеген шик астына алуы да, башкалары да булды.
Тагын бер мөһим мәсьәлә – алар һуманизм дигән төшенчәне кертәләр. Һуманизм кешене Аллаһтан өстен куя. Алар барлык кеше дә, шул исәптән иман китермәүче дә теге дөньяда гафу ителер ди. Ягъни йөрәгеңдә иман булу җитә диелә. Ул идеяләр белән Муса Бигиев та мавыгып йөргән.
Бу деструктив агым Русиядәге ниндидер махсус структуралар тарафыннан яклана, аларга ярдәм күрсәтелә
Бу өммәтнең бердәмлегенә һәм гомумән ислам дөньясына, татар милләтенә зыян китерә, чөнки традицион ислам кыйммәтләрен какшата. Батров спекуляция максатында "традицион ислам" төшенчәсе белән популист форматында уйнап ала, әмма аның нигезендә безнең рухи кыйммәтләр системын бетерү тора. Бу деструктив агым Русиядәге ниндидер махсус структуралар тарафыннан яклана, аларга ярдәм күрсәтелә.
Мөрәҗәгатькә килгәндә, аның төп идеясе – Русия мөфтиләр шурасы исеменнән боларга каршы ислам хокукый нормалары кысаларында ниндидер бер карар чыгару, чөнки без мөселманнар исеменнән боларга бәя бирмәгән очракта, болар үз деструктив эшчәнлеген дәвам итәчәк. Аларга зур трибуналар бирелә, түрәләр тарафыннан яклау табалар, "экстремизмга каршыбыз" дип чыгышлар ясап иминлекне кайгырткан кыяфәт ясыйлар. Чынлыкта алар Мәскәүнең исламга каршы алып барган сәясәтенең бер аерылгысыз өлеше булып тора.
– Русия мөфтиләр шурасы рәисе Равил Гайнетдин урынбасары Дамир Мөхетдинов исемен дә атадың. Әмма мөрәҗәгатьтә ул телгә алынмый.
– Мөрәҗәгатьтә язылмаган, әмма Мәскәүдә узган Русия мөфтиләр шурасы корылтаенда Сарытау мөфтие Мөкаддәс Бибарсов ачыктан-ачык Дамир Мөхетдиновка мөрәҗәгать итте һәм аңа киләчәк юлны сайларга кушты. "Йә коръәнчеләр белән, йә безнең белән", диде. Дамир Мөхетдинов бернәрсә дә әйтмәде. Әмма аның бу хәрәкәтнең бер оештыручысы булганын барысы да белә. Ул аны үзе дә яшерми. Төбәкләрдә йөреп ислам җәмәгатьчелеге белән очрашып ачыктан-ачык аларны үгетләү белән шөгыльләнә. Алар төрле семинарлар оештыра. Анда да шул ук Тәүфыйк Ибраһим белән Рөстәм Батров катнаша. Анда алар үз карашларын сеңдерә. Шуңа без тавыш күтәрергә булдык, чөнки бу әшәке әйбер нык тарала башлады һәм беркем дә бу хакта ачыктан-ачык сөйләми. Үзара гына имеш-мимешләр йөри, ә менә концептуаль рәвештә бу хакта реакция булмады.
– Бу "коръәнчеләр" төркеме зурмы?
– Аларның кешеләре күп түгел. Әмма "медийный" кешеләр булу сәбәпле аларның фикерләре яңгыраш ала. Исламны белмәгән, иманы нык булмаучылар аларга иярә. Алар әйтүенчә, ислам рухи принципларга таяна һәм шуңа кайбер гыйбадәтләрне үтәмәскә дә була. Исламны заманчалаштырырга кирәк дигән сүзләре еш очрый. Бу – исламны эчтән таркату, чөнки ислам ул бернинди замана таләпләренә яраклашмый, ул мәңгелек.
Батров сез каһин сүзен сөйлисез дип гаеп ташлый. Шул ук вакытта ул үзе шул ук Диния нәзарәте системыннан чыккан кеше. Хәзер Татарстан мөфтиятеннән куылгач, үпкәләп исламга, Татарстанга һөҗүмнәр итә. Аларны ниндидер көчләр үз максатларында куллана, диде Азатлыкка Айсин.
Рөстәм Батров "Кавказ.Реалии"га: "Гадәти дискуссия бара. Күпләр ислам дөньясының көрчектә булуын аңлый. Без бергәләп аннан чыгу юлын эзлибез" дигән.
Аның сүзләренчә, алар сөннәтне кире какмый, монда сүз Мөхәммәт пәйгамбәрнеке дип аталган ялган хәдисләрдән баш тарту турында бара. Бигрәк тә ул хәдисләр Коръәнгә каршы килгәндә.
Батров хәзер Татарстан фәннәр академиясендә эшли. Үзенең Татарстан мөфтиятеннән куылуын кире кага. "Мине беркем дә кумады. Мин Татарстан мөфтиятендә сайлап куела торган вазифада эшләдем. Вакытым чыккач үземне фәнгә багышларга булдым", ди ул.
Азатлык аңлатма алырга теләп Дамир Мөхетдиновка да шалтыратты, әмма аның кесә телефоны сүнгән иде.
Мөрәҗәгатьтә искә алынган Мәскәү өлкәсе имамы Арслан Садриевка карата инде июнь аенда ук мөфти Равил Гайнетдин аны имам вазифасыннан азат итү турында карар чыгарган иде. Islamnews Садриев Русия мөфтиләр шурасын мәхкәмәгә бирергә җыена дип язып чыкты.
Азатлык 19 декабрь көнне узган Русия мөфтиләр шурасы корылтаенда мөрәҗәгатьнең тикшерелү-тикшерелмәвенә аңлатма алырга теләп матбугат үзәгенә шалтыратты.
Мөфтиләр шурасының матбугат үзәге хезмәткәре Гөлнур Газиева: "Корылтайда "коръәнчеләр" мәсьәләсенә зур игътибар бирелмәде. Корылтай моны туры юлдан тайпылу дип саный. Ниндидер нәтиҗәләр чыгару өчен бу Голәмә шурасы түгел. Әлбәттә, бертавыштан алар гаепләнде һәм сак булу турында кисәтелде. Хакыйкый юлдан тайпылучы кешеләр һәрвакыт булган дип әйтелде. Тарихта да бит бу җиңел юл дип әйтелә. Туры юлдан бару авыррак. Әмма ялгышмаска кирәк. Аларның әле киредән уйларга вакыты бар. Бу сәясәт белән бәйледер дип санамыйм. Бу бары ялгышу.
Мин мөрәҗәгатьтә исемнәре әйтелгән кешеләрнең кайберләренә Мәскәү ислам институтында ислам фәннәрен укыттым. Аларда масаю бар дип әйтер идем. Бу аларның хатасы, ә хатаны гафу итеп була. Шул ук вакытта алар вакытында туктарга тиешләр. Без шул турыда кисәтәбез.
Тәүфыйк Ибраһим исеме аталмады, әмма без моннан сер ясамыйбыз һәм ул егетләрне үзе артыннан иярткәнен беләбез. Тәүфыйк Ибраһим кызыклы фәлсәфәче, бәлкем укытучыдыр да, әмма ул да хаталардан азат түгел", диде матбугат үзәге хезмәткәре Гөлнур Газиева.
Ул корылтай барышында Равил хәзрәт Гайнетдиннең беркемнең дә исемен атамавын әйтте. Бары Төньяк Осетия мөфтие Хаҗиморат Гацалов, Мөкаддәс Бибарсов һәм Башкортстан мөфтие Нурмөхәммәт Нигъмәтуллин гына фикер алышу вакытында бу хакта үз сүз кузгаткан.
Безнең Telegram каналына язылыгыз! Иң кызыклы хәбәрләрне беренче булып укыгыз.