Төркиядә дәүләт түнтәрелеше оештыруда шикләнелгән FETÖ оешмасына бәйле 27ләп кешегә ирекләреннән мәхрүм итү турындагы карарлар чыккан. Җәзага тартылучылар арасында юристлар, элекке полиция башлыгы һәм оешма бүлгеләренең координаторы бар дип хәбәр итә Анадолу агентлыгы. Алар бер елдан алып 12 елга кадәр төрмә җәзасы алган.
27 декабрь шулай ук Төркиянең иминлек көчләренең FETÖ оешмасы белән бәйле булуда шикләнелгән тагын 54 кешене тоткарлавы билгеле булган иде.
Төркиядә былтыр 16 июльгә каршы төндә хәрби фетнә омтылышы булды. Ул хакимият тарафыннан бастырылды. Фетнә вакытында 230дан артык кеше һәлак булды, 2 меңнән артык кеше яраланды.
Фетнә омтылышы өчен хакимият АКШта сыену алган дин әһеле Фәтхулла Гүләнне гаепләде. Гүлән эше кысаларында тоткарлаулар башланды.
Безнең Telegram каналына язылыгыз! Иң кызыклы хәбәрләрне беренче булып укыгыз.