Accessibility links

"Әлиф", "Кибет", "Антигона" Мәскәүдә "Алтын битлек" жюриена март-апрельдә күрсәтелә


"Әлиф" спектаклендә Нурбәк Батулла

Иҗади берлек әзерләгән "Әлиф", Әлмәт театрының "Кибет", Башкорт дәүләт драма театрының "Антигона" спектакльләре март һәм апрельдә Мәскәүдә "Алтын битлек" бәйгесе жюриена күрсәтелә.

"Алтын битлек" театр бүләгенә дәгъва кылучы татар спектакле "Әлиф" 3 апрель көнне Мәскәүдә бәйге жюриена һәм тамашачыларга күрсәтеләчәк. Тамаша Мейерхольд исемендәге Үзәктә куелачак. Спектакльнең исемен урысча "Зов начала" дип атаганнар.

Баш рольне уйнаучы Нурбәк Батулла Азатлыкка аңлатканча, спектакль баштан ук шундый исем белән уйланылган булган. Шуңа да спектакльнең режиссеры Туфан Имаметдинов бәйгегә аны нәкъ менә шул исем белән тәкъдим иткән. Соңрак иҗади төркем спектакльгә "Әлиф" исеме бирергә булган.

"Әлиф" спектаклен "Алтын битлек"тә өч номинациягә чыгарганнар. Ул "Заманча бию", "Балет ир-ат роле", "Балет - балетмейстер, хореограф эше" номинацияләренә тәкъдим ителә. "Балет - ир-ат роле" бүләгенә биюче Нурбәк Батулла һәм биюне куючы буларак Марсель Нуриев дәгъва итә.

"Әлиф"тән тыш, Әлмәт татар драма театрының "Кибет" спектакле дә "Алтын битлек"кә номинант булды. "Кибет" спектаклен 20 март кичке алтыда һәм 21 март кичке сигездә "Театр наций"ның кече залында карап булачак.

Моннан тыш, Фәрит Бикчәнтәев Башкорт дәүләт драма театры сәхнәсендә куйган "Антигона" спектакле дә илнең төп театраль бүләгенә дәгъва итә. "Антигона"ны 22 мартта кичке сигездә Пушкин исемендәге театрда күрсәтәчәкләр.

24нче "Алтын битлек" фестиваленең бүләкләү тантанасы 15 апрельдә "Большой театр"ның Яңа сәхнәсендә узачак дип белдерелә.

Безнең Telegram каналына язылыгыз! Иң кызыклы хәбәрләрне беренче булып укыгыз.

фикер әйт

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG