Accessibility links

Кайнар хәбәр

Сүриядә Русиянең хәрби боралагы казага юлыгып ике очучы һәлак булган


Ми-24 боралагы. Архив фотосы
Ми-24 боралагы. Архив фотосы

Медиа хәбәр итүенчә, 2017 елда Сүриядә Русиянең 40 хәрбие һәлак булган.

31 декабрь Сүриядә Русиянең Ми-24 боралагы казага юлыгып, ике очучы һәлак булган. Бу хакта социаль челтәрләрдәге язмаларга сылтама белән Conflict Intelligence Team халыкара тикшеренү төркеме хәбәр итә.

Һәлак булган очучының берсе – майор Артем Кулиш, икенчесенең фамилиясе – Матвеев дип белдерелә. Аларның машиналар кәрванын озата баруы һәм электр чыбыгына эләгеп казага юлыгуы турында да әйтелә. Нинди кәрван булуы, һуманитар ярдәмме, әллә хәрбиме – билгеле түгел.

Боралак җимерелеп төшүне Русия саклану министрлыгы да раслап, "техник төзексезлек" сәбәпле дип белдерә. Бортмеханикның яралануы һәм аның Хмеймим ныгытмасына озатылуы әйтелә.

2015 елның сентябреннән бирле Русия Сүриядә хәрби операция үткәрә. 2017 елның декабрь ахырында Саклану министры Сергей Шойгу гаскәрләрнең төп өлешен чыгаруны белдерде. Сүриядә Русиянең күпме хәрбие булу һәм күпме хәрбинең һәлак булы турында рәсми әйтелми. Медиа хәбәр итүенчә, 2017 елда Сүриядә Русиянең 40 хәрбие һәлак булган.

Татарстанлы подполковник Рафаэль Хәмидуллинның Сүриядә 21 сентябрь һәлак булуын, ә 22 октябрь Казанда җирләнүен социаль челтәрләрдә язган иделәр.

Безнең Telegram каналына язылыгыз! Иң кызыклы хәбәрләрне беренче булып укыгыз.

XS
SM
MD
LG