Accessibility links

Кайнар хәбәр

Мәхкәмә "СОлНЦе" мәктәбе мөдиренең прокуратурага каршы шикаятен карауны туктатып тора


Мәктәп мөдире Павел Шмаков һәм адвокат Рамил Сәитов

10 гыйнварда Казанның Вахитов районы мәхкәмәсе "СОлНЦе" мәктәбе эше нигезендә утырышка җыелды һәм мәктәп мөдиренең прокуратурага каршы шикаятен карауны адвокат соравы белән туктатып торырга булды. Адвокат моны "вакыт сузу кирәклеге" белән аңлатты.

Мәхкәмәдә бу юлы Вахитов районы прокуратурасының мәктәптән төрле документлар сорап җибәрелгән хаты шикаять ителде. Бу утырышны да беренче шикаятьне карап, аны канәгатьләндерүдән баш тарткан хөкемдар Евгения Зыбунова алып барды. Адвокат Рамил Сәитов хөкемдарны читләштерү турында мөрәҗәгать иткән иде, ләкин ул кире кагылды. Адвокат шулай ук мәктәпкә прокуратурадан документлар таләп итеп хатлар җибәрүне туктатып торуны сорады. "Мәхкәмәдә бер шикаять каралганда прокуратура документлар сорап тагын хатлар җибәрергә мөмкин. Бу мәктәп җитәкчесенә һәм мәктәпкә административ җәза белән яный", дигән Сәитов Idel.Реалиига. Ләкин бу мөрәҗәгать тә канәгатьләндерелмәде.

Аннан Сәитов шикаятьне карауны туктатып торуны сорады. Югары мәхкәмәдә Вахитов районы мәхкәмәсенең беренче карарына аппеляция карала. "Шулай итеп без киләчәктә ничек эшләргә кирәклеген аңлау өчен вакыт сузабыз", ди адвокат.

Казанның Вахитов районы мәхкәмәсе "СОлНЦе" мәктәбе мөдире Павел Шмаков шикаятен моңа кадәр бер кире каккан иде инде. Шмаков Вахитов районы прокуратурасы тикшерүләре, куелган таләпләр һәм прокуратурага чакырып сорау алулар кануни түгел дип мәхкәмәгә мөрәҗәгать итте. Бу эш 29 ноябрь карала башлады.

Билгеле булганча, Татарстанның район прокуратуралары, татар телен мәҗбүри укыту канунсыз дип, Татарстан мәктәпләренә уку планнарын үзгәртергә кушкан иде. Шмаков фикеренчә, "уку елы уртасында татар теле укытучыларын урамга куып чыгару канунсыз гамәл". Шуңа ул планны үзгәртүдән баш тартты.

20 ноябрь Казанның Вахитов районы прокуроры урынбасары Елена Гавриленко, "прокурор таләпләрен үтәмәгән өчен", Шмаковка административ эш ачу турында хәбәр итте. Шмаковка "дисквалификация" яки мәктәпне 90 көнгә ябу белән янадылар. Шмаков прокуратура таләбе белән килешмичә, Вахитов районы прокуратурасын мәхкәмәгә бирде.

Безнең Telegram каналына язылыгыз! Иң кызыклы хәбәрләрне беренче булып укыгыз.

фикер әйт

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG