Accessibility links

Кайнар хәбәр

Татарстанда татар телен укыту турында референдум уздырмакчылар


Мәктәпләрдә татар телен мәҗбүри укыту тарафдарлары Татарстан Дәүләт шурасы каршында. 26 октябрь, 2017
Мәктәпләрдә татар телен мәҗбүри укыту тарафдарлары Татарстан Дәүләт шурасы каршында. 26 октябрь, 2017

Татарстанда мәктәпләрдә татар телен мәҗбүри укыту турында референдум уздыру тәкъдиме белән чыктылар. Бу турыда документлар республика Үзәк сайлау комиссиясенә президент сайлауга кадәр тапшырылырга мөмкин.

Дәүләт думасындагы Иминлек комитетының элекке киңәшчесе Радик Гатин Idel.Реалиига белдерүенчә, әлеге вакытта референдум уздыру өчен инициатив төркем булдыру мәсьәләсе карала.

"Без төрле форматлар карыйбыз. Аңлашыла ки, бүгенге сәяси җитәкчелек әлеге проблемны чишүдән баш тартты, гәрчә ул моның өчен җаваплы иде. Президент кампаниясе җәелә башлауны исәпкә алып, без бүгенге хакимият белән хезмәттәшлек итүне карау яклы түгел, бу тема белән кызыксынуын һәм процесста катнашырга әзерлеген белдергән берәр оппозиция намзәте булыр", дип сөйләгән Радик Гатин.

Ул әлеге мәсьәләне аңлаучы намзәтләр белән эшләргә әзерлеген белдерә.

Гатин сүзләренчә, референдумга берничә сорау чыгарылырга мөмкин, татар теле турындагысы иң мөһиме булачак.

Сорауның ничек яңгыравы соңрак билгеле булыр диелә. "Үзәк сайлау комиссиясе формаль нигезләргә таянып безне читкә типмәслек итәргә кирәк", ди сәясәт белгече.

Аның сүзләренчә, инициатив төркемне теркәү турындагы документларны президент сайлауга кадәр тапшыру планлаштырыла. "Без республика дәрәҗәсендә дә, федераль дәрәҗәдә дә җәмәгатьчелек фикере лидерлары белән сөйләштек. Зур кызыксыну белдерсәләр дә, радикаллар булмаячак. Инициатив төркемгә керергә Фәндәс Сафиуллин (җәмәгать эшлеклесе, Дәүләт Думасының элекке депутаты - ред.) да белдерде. Без аның белән бу темага бик озак сөйләшеп утырдык," ди Радик Гатин.

Ул шулай ук 29 ноябрьдә Дәүләт шурасы депутатларының фикер алышмый гына татар теле турында карар чыгаруының канунилыгын тикшерү кирәк дип тә саный.

Татарстанда былтыр ел ахырында татар телен укыту ихтыярига калдырылды. Русия президентлыгына намзәт буларак тәкъдим ителгән Ксения Собчак Казанга килгәч, "Татар телен укыту мәсьәләсен референдумга чыгару кирәк", дип әйтте.

XS
SM
MD
LG