Accessibility links

Кайнар хәбәр

Унитаризмга таба янә бер адым


Хәрби парадка әзерләнү, Петербур, 2016
Хәрби парадка әзерләнү, Петербур, 2016

Русия президенты Владимир Путин үзенең фәрманы белән хәрбиләрнең котлауга җавабында "Русия федерациясе" сүзен "Русия"гә алыштырды.

22 гыйнварда Русия президенты Владимир Путин үзенең фәрманы белән илнең кораллы көчләре эшчәнлеген көйләүче хәрби уставка принципиаль үзгәреш кертте. Хәзер командирның котлавына яки рәхмәт белдерүенә хәрби хезмәткәр – "Русиягә хезмәт итәм" ("Служу России") дип җавап бирергә тиеш. Моңа кадәр "Русия федерациясенә хезмәт итәм" ("Служу Российской федерации") дип әйтелә иде.

Сәясәттә беркайчан да вак-төяк нәрсә булмый. Ә бу очракта Конституциясендә "Русия федерациясе" дип аталган илгә хезмәт итүгә бәйле формуладан "федерация" сүзен төшереп калдыру принципиаль үзгәреш дип карала ала. Бу фәрманның президент сайлаулары алдыннан пәйда булуы Русия федерациясен унитар дәүләткә әйләндерү турында хыялланучы империячел көчләргә ыргыткан җим дип кенә түгел, ә Путин командасының күп милләтле, күп республикалы илне унитаристик юлга күчерүдә чираттагы адымы дип карала ала.

Белешмә

Русия армиясендә хәрбиләрнең котлауга йә рәхмәт белдерүгә җавабы соңгы йөз елда күп тапкыр үзәртелгән:

  • 1924 елдан – "Служу трудовому народу" ("Эшче халыкка хезмәт итәм")
  • 1937 елдан – "Служу Советскому Союзу" ("Совет берлегенә хезмәт итәм")
  • 1991 елдан – "Служу Отечеству" ("Ватанга хезмәт итәм")
  • 2007 елдан – "Служу Российской федерации" ("Русия федерациясенә хезмәт итәм")
  • 2018 елдан – "Служу России" ("Русиягә хезмәт итәм")

"Комментар" бүлегендәге язмалар авторларның шәхси карашларын чагылдыра​

XS
SM
MD
LG