Accessibility links

Кайнар хәбәр

Татарстанда татар телен мәҗбүри укыту мәсьәләсен референдумга чыгару тәкъдиме күтәрелгәннән соң Idel.Реалии Татарстан Дәүләт шурасының һәм Русия Дәүләт Думасының элекке депутаты, Бөтентатар иҗтимагый үзәгенең элекке рәис-координаторы, "Татар телен саклау һәм үстерү програмы"н әзерләүчеләрнең берсе Фәндәс Сафиуллин белән сөйләште. Референдум тәкъдиме турында фикер алышуларда нәкъ менә аның исеме дә телгә алына.

– Татар телен укыту мәсьәләсен референдумга чыгару тәкъдименә ничек карыйсыз?

– Бу идеяне тормышка ашыру яхшы булыр иде. Әмма ахыр чиктә мин бу эштә катнашмаска булдым. Аны уздыру мөмкин түгел дип саныйм. Милли мәсьәләләргә бәйле референдум уздырып булмый. Бәлки моны канун да рөхсәт итмидер. Алайса анда милләтенә карап халыкның бер өлеше генә катнаша ала булып чыга. Ә референдумнар алай уздырылмый бит. Әйтик, татарлар гына тавыш бирә, ә урыслар бирми, яки киресенчә. Әле бит паспортта милләт күрсәтелми дә. Референдумда барлык ватандашлар катнашырга тиеш.

– Ә төбәк референдумы уздыруга килгәндә?

– Төбәкнеке була ала. Әмма ул уртак мәсьәләләр турында гына була аладыр. Мәсәлән, бар республикага караган, бар районга караган, бар Татарстанга караган. Ә аерым милли мәсьәләләр турында ничек уздырырга? Әйтик, бу мәсьәлә халыкның татар булмаган өлешенә кагылмый ди. Референдум татарлар арасында гына уздырылса, без 95 процент җыябыз, әмма барысы да катнашканда, без җиңелергә дә мөмкин. Бу җәмгыятьне икегә бүләчәк.

– Татарстандагы вазгыятьтә референдум уздыру аны тагын да начарайтачакмы яки мәсьәләне чишәчәкме?

– Минемчә, референдум уздыру вазгыятьне тагын да катлауландырачак. Һәм Татарстанга, телгә каршы мәгълүмат сугышы барганда референдум уздыру мөмкин түгел. Бу сугыш инде берничә ай буе Татарстанда гына түгел, бар Русия буйлап алып барыла. Безнең позицияләр фальсификацияләнә, проблемның асылы бозып күрсәтелә, бер яктагыларның ачуы чыгарыла, икенче яктагыларга ялган һәм фальсификация таратыла. Мондый референдум халыкны икегә бүләчәктер. Референдум уздыру аны яхшылап әзерләгән очракта әйбәт булыр иде. Барыбыз да яхшы кәефтә, кешеләрнең бер-беренә ышанычы булганда әйбәт булыр иде. Әмма бу мөмкин түгел. Хәзерге хәлдә, ул кирәк тә түгелдер дип уйлыйм.

– Оешкан төркем ахыргача барырга әзер булса, хакимият референдум уздыру мөмкинлеге бирерме?

– Юктыр. Тавыш биреп карар ителергә тиешле төп урында, парламентта да тавыш бирүгә җөрьәт итмәделәр бит. Референдум уздыруга кыймаячаклар. Референдум бит җәмәгать башлангычы белән уздырылмый. Хакимият карар итәргә тиеш бит, Дәүләт Шурасы. Ә болай иҗтимагый оешма башлангычы белән референдум уздыру өчен күпме имза җыярга кирәктер, белмим. Бу әлегә мөмкин түгел дип уйлыйм.

– Ни эшләргә соң?

– Минемчә, беренче чиратта диалог, фикер алышу кирәк. Ике тарафтан да. Җәмәгатьчелек диалогы. Бу проблемның асылын ачу кирәк. Бик күп урыслар, ә бәлки күпчелегедер, ялгыш юлга кертелгән. Кара пропаганда белән аларны татарлар урысларны татарлаштырырга, гомумән, Татарстанда урыс телен бетерергә маташа дип ышандырганнар. Шуңа күрә киңкүләм мәгълүмат чаралары, төрле иҗтимагый чаралар, диспутлар аша кешеләргә дөреслекне җиткерергә, аңлатырга кирәк. Шуннан соң бергәләп Дәүләт Шурабызны, Дәүләт Думасындагы депутатларыбызны барлык бу дискриминацион чараларны бетерүче канун тәкъдиме белән чыгарга күндерергә кирәк. Беренче чиратта 2007 елгы 309нчы канунны.(Русия мәгариф стандартларында милли төбәк компонентын бетерүче, 2007 елның 1 декабрендә кабул ителгән 309нчы канун – ред.). Безнең бөтен бәла шуннан килә.

Шулай ук милли мәктәпләрдә БДИны ана телендә тапшыруны тыючы министр фәрманын да гамәлдән чыгарырга кирәк. Ул гомуми урта белемне ана телендә алуга конституцион хокукны тулысынча гамәлдән чыгара. Бер телдә белем алып имтиханны башка телдә тапшыру конституциягә каршы килә. Урыс теленнән татарларга да урыслар белән бер дәрәҗәдәге БДИ нормалары куеп аларны югары уку йортларына кертмәү өчен ясалма рәвештә булдырылган киртәләрне бетерергә кирәк. Бүген хәлләр шундый бит. Татарлардан урыс теле имтиханын урыс мәктәбендә укучы урыслар белән бер дәрәҗәдә тапшыруны таләп итәләр. Чынлыкта бу урыс булмаган ата-аналарны, балаларының белем алуы дәвам итсен өчен, үз телләреннән, үз милләтләреннән, мәдәниятләреннән баш тартырга мәҗбүр итү. Мәҗбүри урыслаштыру. Әгәр без Дәүләт шурасындагы һәм Дәүләт думасындагы депутатлар аша бу өч-дүрт чараны юк итүне таләп итсәк, әгәр шундый иҗтимагый һәм дәүләт йөкләмәсе куйсак…

– Ә сез депутатлар колак салырлар, хакимиятнең төп юлына каршы килүче чаралар күрер дип уйлыйсызмы?

– Безнең депутатларны ничектер күндереп була әле. Алар шок хәленнән чыгып бара кебек. Аңнарына килә башлаганнардыр. Оятка калдылар бит. Шулай да, Дәүләт думасындагы безнең депутатларның 2004 елдан соңгы эшчәнлегенә караганда, алар барысы да тел һәм мәктәп сәясәтендәге барлык бу дискриминацион чараларны йөз процент хуплый дияр идем. Аерым алганда, 2007 елгы 309нчы санлы шул канунны безнекеләр бертавыштан хуплады. Хәтта бөтен Русия федерациясе күләмендә татар милли-мәдәни мохтариятен җитәкләүче, Дәүләт думасының Милли мәсьәләләр комитеты рәисе булып торучы депутат та БДИны ана телендә тапшыруны тыючы канунга каршы бер генә мөрәҗәгать белән дә чыкмады (Бу вазифаларны Илдар Гыйлметдинов били – ред.). Әйткәндәй, ул һәрвакыт бөтен нәрсәне берсүзсез хуплап утыра. Алар хәтта республикалар президентлары вазифасын юк итү кануны проектын да бертавыштан хуплады. Һәм "партия обкомы", безнең Татарстан хакимиятенең "партия обкомы", "обком секретаре" үз "пленумнарында" алар ни өчен шулай кылана дигән сорауны күтәрмәде. Ә "обком секретаре" кем икәнен үзегез беләсез. Бездә ай саен диярлек уздырылучы "партия-хуҗалык эшләре җыеннарында" район башлыклары белән кемнең күпме сөт савуы, ничә сыеры булуы, күпме ит үстерүе турында гына сөйләшәләр, 1990нчы елда Дәүләт суверенлыгы декларациясе кабул ителгәннән бирле Татарстан җитәкчеләренең бер генә район башлыгыннан да аларда ничә татар мәктәбе булуы, ни сәбәпле район үзәгендә бер генә мәктәп тә ачылмавы турында сораганы юк. Бер тапкыр да, беркайчан да! Безнең шул хәлгә төшүебез өчен беренче чиратта үзебез гаепле. Беренче булып чигенешкә бару. Бернинди репрессив, дискриминацион чара булмый торып.

Русия думасындагы Иминлек комитетының элекке киңәшчесе Радик Гатин узган атна Idel.Реалиига, Татарстанда мәктәпләрдә татар телен мәҗбүри укыту турында референдум уздыру өчен инициатив төркем булдыру мәсьәләсе карала, дип белдергән иде. Аның сүзләренчә, җәмәгать эшлеклесе Фәндәс Сафиуллин да бу төркемгә керергә теләк белдергән. Сафиуллин үзе Гатин белән бу темага сөйләшүен кире какмаса да, төркемгә керү ниятен расламады.

фикер әйт

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG