Accessibility links

Кайнар хәбәр

Русия паралимпиячеләре Пхенчханда нейтраль әләм астында чыгыш ясаячак


Пхенчхан шәһәрендә Олимпиада стадионы
Пхенчхан шәһәрендә Олимпиада стадионы

Русия паралимпиячеләре 2018 елда Көньяк Кореяның Пхенчхан шәһәрендә узачак Паралимпия уеннарында катнашу хокукы алды. Ләкин алар да нейтраль әләм астында гына чыгыш ясаячак. Бу хакта Халыкара паралимпия комитеты хәбәр итә.

​Русия паралимпиячеләре спортның биш төрендә "Нейтраль паралимпия атлеты" билгесе астында чыгыш ясаячак.

Халыкара паралимпия комитеты 2016 елның августында Русия спортчыларын 2016 елгы Җәйге паралимпиададан читләштергән һәм Русия паралимпия комитетын оешмада әгъза булып торудан мәхрүм иткән иде.

Читләштерүне Русия спортында допинг куллануны дәүләт дәрәҗәсендә оештыру һәм допинг җәнҗалыннан соң аңа каршы чаралар күрмәү өчен дип аңлаттылар.

2017 елның декабрендә паралимпия спортчыларын читләштерү озайтылды. Халыкара паралимпия комитеты моны Русиянең барлык таләпләрне дә үтәп бетермәве белән аңлата.

Моңа кадәр Русия спортчылары да Пхенчханда узачак Олимпия уеннарында нейтраль әләм астында гына чыгыш ясау рөхсәте алган иде.

Узган атнада Халыкара олимипия комитеты 169 Русия спортчысыннан торган исемлекне раслады. Анда күп кенә танылган спортчылар керми калды.

XS
SM
MD
LG