Уфаның Совет районы мәхкәмәсе Русия оппозиционеры Алексей Навальныйның Уфадагы штабы юристы Федеор Телинга һәм сайлаучылар протестында катнашучы Илгиз Вәлиевка унышар мең сум штраф түләтү карарын чыгарды, дип яза "Комеррсантъ-Уфа".
Телин урам чарасы оештыру кагыйдәләрен, Вәлиев урам чарасында катнашу кагыйдәләрен бозган дип әйтелә.
Вәлиев чарада "узып барышлый гына" катнашуын, җыенның нинди максат белән уздырылуын белмәве" турында сөйләсә дә, хөкемдар моңа ышанмады, дип яза басма.
Башкортстан хакимиятләре "Сайлаучылар баш күтәрүе" чарасына рөхсәт бирмәгән иде. Нәтиҗдә 28 гыйнвар көнне митингка чыккан 66 кеше тоткарланды. Аларның 20сенә полиция беркетмәләр төзеде.
Оппозиция вәкиле Алексей Навальныйның Уфадагы штабы җитәкчесе Лилия Чанышева 27 гыйнвар көнн үк биш тәүлеккә кулга алынды. Башкортстанның Югары мәхкәмәсе карары белән ул дүрт тәүлектән чыгарылды.