Accessibility links

Кайнар хәбәр

Мәхкәмә элекке губернатор Никита Белыхны гаепле дип тапты


Никита Белых
Никита Белых

Мәскәү мәхкәмәсе Киров өлкәсенең элекке губернаторы Никита Белыхны ришвәт алуда гаепле дип тапты. Хөкем карарын соңрак укыячаклар.

Прокуратура Белыхны 10 елга ирегеннән мәхрүм итүне һәм 100 миллион сум күләмендә штраф түләтүне сораган иде. Элекке губернатор гаебен танымый, җинаять эшен махсус хезмәтләр провакациясе дип атый. Белыхны тоткарлауны ФСБ генералы Олег Феоктистов контрольдә тоткан иде, ул шулай ук элекке иктисади үсеш министры Алексей Улюкаев эше белән дә шөгыльләнде.

Узган атна Белых соңгы сүз белән чыкты. Ул сәяси белдерүләр ясамады, эш барышы һәм эштәге материалларда каршылыклар булуы һәм соңгы арада какшаган сәламәтлеге турында сөйләде. Ахырда Белых мәхкәмәдән гадел хөкем чыгаруны һәм үзен аклауны сорады.

Никита Белыхны 2016 елның июнендә тоткарладылар. Ул 600 мең евро күләмендә ришвәт алуда гаепләнә. Тикшерү версиясенә караганда, элекке губернатор кайбер ширкәтләрне өлкәнең инвестиция объектлары исемлегенә кертергә вәгъдә биргән.

XS
SM
MD
LG