Accessibility links

Кайнар хәбәр

Страсбург мәхкәкмәсе Мәскәү имамы Мәхмүт Вәлитов шикаятен карый башлаган


Мәхмүт Вәлитов
Мәхмүт Вәлитов

Терррорчылыкны аклауда гаепләнеп, өч елга колониягә җибәрелгән Мәскәүнең "Ярдәм" мәчете имамы Мәхмүт Вәлитовның шикаятен Европа кеше хокуклары мәхкәмәсе карый башлаган. Мәхкәмә Русиягә эшне гадел алып барылуы турында сораулар биргән.

Русия ягына имам дин тотуы өчен эзәрлекләнмәдеме, дин тоту иреген бозу булмадымы, мәхкәмә эше гадел бардымы дигән сораулар куелган, дип яза "Коммерсантъ".

Мәскәү хәрби мәхкәмәсенең хөкем карарына шикаятьне Европа кеше хокуклары мәхкәмәсенә имамның адвокаты Дагир Хасанов 2017 елның октябрендә җибргән булган. Дүрт айдан Страсбург мәхкәмәсе аны карый башлаган.

"Европа кеше хокуклары мәхкәмәсе мөһим сораулар куйган, бу безгә эшнең уңай барып чыгасына өмет бирә", ди адвокат Хәсәнов.

Мәхмүт Вәлитов 2016 елның 11 июлендә тоткарлана. 1917 елның 28 апрелендә аны 3 елга хөкем итәләр. Вәлитов билгесез кешеләр тарафыннан атып үтерелгән дагыстанлы Абдулла Гаппаев рухына мәчеттә дога кылып чыгыш ясаган. Бу хәл 2013 елда була. Русия куәт оешмалары Гаппаевны террорчылар исемлегенә кертә. Ул Русиядә тыелган Хизб ут-Тәхрир оешмасы вәкиле булган дип санала. Әлеге хәлләрдән соң өч ел узгач, террорчыны аклау гаебе белән Мәхмүт Вәлитовны өч елга ирегеннән мәхрүм итәләр.

XS
SM
MD
LG