Accessibility links

Кайнар хәбәр

Казан һәм Чаллыда татар телен яклап ялгыз пикетлар үтте


Рәис Хәбиров
Рәис Хәбиров

Үзен "Татарстан демократик көчләр коалициясе" координаторы дип белдергән Рәис Хәбиров татар телен яклап киләсе атнада да ялгыз пикетка чыгачагын әйтә.

2 февраль көнне Казан үзәгендәге Тукай мәйданына ялгыз пикетка чыккан Рәис Хәбиров "Путин, Миңнеханов! Татарстан Конституциясен үтәүне таләп итәм. Татар телен - дәүләт телен мәктәпләрдә мәҗбүри укытуны таләп итәм! Татарстан республикасында дәүләт телләре - тигез хокуклы татар һәм рус телләре. Татарстан Конституциясенең 8нче маддәсе" дигән язу тоткан иде.

"Татар телен саклау кирәк. Дәүләт теле буларак, татар теле укытылырга тиеш. Аның өчен кануннарны (мәгарифкә караган – ред.) үзгәртү кирәк. Конституциядә Русия ватандашлары ана телләрендә белем алырга хокуклы дип язылган бит. Мин Русия кануннары сакланырга тиеш дип саныйм. Русия унитар дәүләткә әйләнеп бара, федерализмны да бетерәләр", диде Азатлыкка Хәбиров.

Аның фикеренчә, Татарстанның үз милли мәгариф системын булдыру кирәк. "Балалар бакчаларыннан башлап милли университетка кадәр татар телендә белем бирү булырга тиеш. Биологияне, химияне дә татарча укыту кирәк. Алай булмаса, татар теле югалачак, халык та бетәчәк. Хәзер телевидениедә, интернетта, икътисадта бөтен җирдә рус теле өстенлектә", ди Хәбиров.

Рәис әфәнде ана теленә багышланган пикетларның файдасы бар, җәмәгатьчелектә игътибар тудыра дип әйтә. Мәктәпләрдә ана телен укытуны ихтыярига калдыруда активист Татарстан Дәүләт шурасын гаепле саный. "Алар үз позицияләрен белдермәде, Мәскәүдән куркалар. Бәлки, бу мәсьәләне күтәрмәскә дигән боерык булгандыр", ди Хәбиров.

2 февраль Чаллыда да татар телен яклап ялгыз пикетлар үтте. Милли хәрәкәт активисты Фәһим Вәлиев "Пединститут тукталышы"на ялгыз пикетка чыкты. Аның кулында "Милли мәгариф татар телендә!" дигән язу иде.

Фәһим Вәлиев
Фәһим Вәлиев

Татар милли хәрәкәте вәкиле Рифат Бәдретдинов Чаллы педагогия университеты янына басты. Аның кулында "Татар телен күпме һәм ничек укытуны нигә Мәскәү хәл итә? Ксения Собчак" дигән язу иде. Телевидениедә алып баручы, Русия президентын сайлауга намзәт буларак чыгарга җыенган Ксения Собчак Татарстан мәктәпләрендә татар теленә каршы һөҗүмне туктатырга чакырган иде.

Рифат Бәдретдинов Чаллыда татар телен яклап ялгыз пикетка чыкты
Рифат Бәдретдинов Чаллыда татар телен яклап ялгыз пикетка чыкты

Пикетка баскан Рифат Бәдретдинов яныннан студентлар һәм укытучылар узып торды. Пикетчыны күрүгә, алар башларын аска иде, йә читкә борылдылар. Бер студент кыз пикетчы янына килеп, шигарне игътибар белән укып чыкты.

"Беләсезме, татар телен яклаган бу шигарне мин хуплыйм. Ксения Собчакны түгел, бу сүзләрен яклыйм", диде ул.

Кыз үзен Азнакайдан Мәрьям дип таныштырды. Әрмән гаиләсендә туып-үсүен әйтте.

Чаллы педагогия университетында укучы Мәрьям
Чаллы педагогия университетында укучы Мәрьям

"Хәзер Чаллы педагогия университетының рус филологиясендә укыйм. Татарча, русча һәм әрмән телен яхшы беләм. Чит телләрне дә беләм. Әмма татар телен кыса башлагач, бергә укыган татар теле факультеты студентлары өчен борчылуым артты. Татар теле укытучыларының сәгатьләре кимеде, дигән сүз бу. Ә менә рус теле укытучылары өчен эш артты. Бу хәл Татарстанда бит", диде Мәръям.

Татар иҗтимагый үзәге (ТИҮ) 18 февральдә мәктәпләрдә татар телен мәҗбүри укытуны таләп итеп, "зур митинг" уздырырга җыенулары турында белдерде.

XS
SM
MD
LG