Accessibility links

Кайнар хәбәр

Русиянең 30дан артык спортчысы Олимпиадага кертмәүне шикаять итте


Биатлончы Антон Шипулин
Биатлончы Антон Шипулин

Русия спортчылары Халыкара Олимпия комитетының (ХОК) Пхенчхандагы Олимипия уеннарына кертмәү карарын Спорт арбитраж мәхкәмәсенә (CAS) шикаять иткән.

Бу хакта мәхкәмә сайтында хәбәр ителә. Апелляцияне Русиянең 32 атлеты тапшырган. Алар арасында шорт-тректа алты тапкыр Олимпия чемпионы Виктор Ан, биатлончы Антон Шипулин, чаңгычы Сергей Устюгов бар диелә.

Узган атнада Лозандагы спорт арбитраж мәхкәмәсе Русия спортчылары тапшырган 39 шикаятьнең 28ен канәгатьләндергән иде. Спорт арбитраж мәхкәмәсе Русиянең 28 спортчысы шикаятен карап, допингка каршы кагыйдәләрне бозган өчен гомерлеккә Олимпиадаларда катнашудан читләштерергә дигән карарны көчтән чыгарды.

Ләкин акланганнар арасыннан Пхенчханга барырга җыенган 13 спортчыны һәм ике тренерны ХОК комиссиясе кышкы уеннарга чакырудан баш тартты. "CAS карары 13 спортчының чиста булып саналуына тиешле ышаныч бирмәде", диелде Халыкара Олимипия комитеты белдерүендә.

XS
SM
MD
LG