Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Фәнисне хөрмәт итүчеләр һаман да күп"


Фәнис Яруллин (1938-2011)

9 февраль – Татарстанның халык шагыйре Фәнис Яруллинның туган көне. Исән булса, аңа быел 80 яшь тулыр иде. Әлеге дата уңаеннан Габдулла Тукай исемендәге татар дәүләт филармониясендә искә алу кичәсе үткәрелә. Юбилей мөнәсәбәте илә шагыйрьнең яңа китабы нәшер ителгән.

Азатлык хәбәрчесе Фәнис абыйның тормышын җигелеп тартучы, беренче тәнкыйтьчесе – хәләле Нурсөя Яруллинада кунакта булып кайтты. Ул шагыйрьнең тормыш рәвеше, дуслары турында сөйләде, исемен мәңгеләштерү җәһәтеннән килеп чыккан кайбер мәсьәләләргә тукталды.

– Фәнис абыйның туган көне берничә. Шулардан үзе кайсын бәйрәм итә, кайсысын чын туган көне дип әйтә иде?

– Фәниснең туган көне ай буена сузыла иде. 9 февраль көнне башлана 23енә кадәр дәвам итә. Чөнки төрле документларга төрлечә язылган. Үзе берсендә иске стиль, берсендә яңа стиль дип аңлата, Ватанны саклаучылар көненә туры килгәне – күңеленә аеруча хуш килә иде инде. Бу көнне гадәттә кунакка язучы Гөлчәчәк Галиева килә иде. Гөлчәчәк апа – безнең кичке мәктәпнең укытучысы бит ул. Фәнисне бик хөрмәт итте, ягымлы, кече күңелле кеше булды. Искә алуыбыз рухын шат кылсын иде инде. Хәер, туган көн аннан соң да дәвам итә ала. Беркөнне шулай, киләсе кешеләр килеп бетте бугай инде дип, тәрәзә челтәрләрен салдырып, юарга җыенып йөрим. Берзаман ишектән Фәнис абый туган көнең белән дип, шау-гөр килеп якташлары килеп керде. Автобус яллап килгәннәр икән.

Нурсөя Яруллина "Фәнисне хөрмәт итүчеләр күп"
please wait

No media source currently available

0:00 0:02:31 0:00

– Фәнис абый исән чакта сездән кеше өзелеп тормый иде. Хәзер хәл белергә киләләрме?

Фәнис ишекне беркайчан да бикләттермәде

​– Фәнис ишекне беркайчан да бикләттермәде. Ишек ачык торсын, кешене көттермик, килүченең вакыты санаулы аның, дия иде. Кеше килгәнче көндәлек эшләрне башкарып өлгерик дип, иртәнге өчтә уяна идек. Сигезләргә хаҗәтләребез башкарылып, өс-башыбыз алмаштырылган була.

Фәнис кеше килгәнче дип иртән язарга тырыша иде. Хәзер дә шул вакытка уянырга гадәтләнелгән. Дүртенче яртыдан да соңга калып торганым юк. Ишегебез ачык булгач, ике мәртәбә “чистартып” та чыктылар. Берсендә Фәнис барында кергәннәр. Ишектән керүем булды, Фәнис: “Нурсөя...” дип әкрен кенә эндәште. Нәрсә булды, дим. Әле генә ишекне ачып керделәр дә, өстемнән бикләп чыгып киттеләр, ди. Мөгаен, мин домофонга баскач, чыгып киткәндер. Фәнис тә шуны ук уйлап, сиңа берәр кеше очрадымы, дип сорый. Беркем дә очрамады, мөгаен, өске катка менеп яшеренеп торгандыр. Ачык ишектән кергән, ишекне ачкыч белән бикләп чыгып киткән. Икенче юлы алтын салынган тартмамны алып чыктылар. Анысында Фәнис белән музейга очрашуга барган идек. Анда аның йөрәк өянәге дә булды әле. Кайткач, алкамны салып куйыйм әле дисәм, тартма юк. Муенса, балдак, ике пар алка... Урлаган бер гаепле, урлаткан мең гаепле дигәннәре хак. Без дә бер-ике кешедән шикләндек. Кулыннан тотмагач, хәерле булсын инде.

Нурсөя Яруллина
Нурсөя Яруллина

Язучылар Фәнис янына исән чакта да бик йөрмәде

Фәнис янына укытучылар бик күп йөрде. Алар хәзер дә хәл белешеп торалар, үзләре дә өлкән яшьтә инде. Барда якларыннан кадәр киләләр инде. Күптән түгел Сабадан егермегә якын кеше килеп төште. Рухына дога кыласыбыз килә диләр, Коръән ашы үткәрдек. Язучылар исә Фәнис янына исән чакта да бик йөрмәде.

– Фәнис абый – кызлардан иң күп кулъяулыклар кабул итеп алган язучы.

– Аның беренчесен журналист Гөлүсә Закирова алып килде. Иясенең бүләккә бик күңеле булганын күргәч, дивардагы келәмгә үк беркетеп куйды. Шуннан китте ул йола. Кызлар берәм-берәм кулъяулык бүләк итә башлады. Араларында сабыйларның кул эшләре дә бар, җиткән кызларныкы да. Кадерле ядкәр итеп саклыйм. Бер өлешен Баулыдагы Фәнис Яруллин исемендәге, беразын Казан шәһәренең 103нче мәктәбендәге музеена тапшырдым. Калганы үземдә.

Фәнис Яруллин студентлар белән. 5 апрель 2011 ел
Фәнис Яруллин студентлар белән. 5 апрель 2011 ел

– Казанда Фәнис Яруллин исемен мәңгеләштерү өчен нәрсәләр эшләнде?

Казанда бер Яруллин урамы бар инде диделәр

​– Бу җәһәттән аның якташлары ярдәм итә. Баулы хакимияте Казанның бер урамына Фәнис Яруллин исемен бирдерү өчен күпме кәгазь эше башкарды. Әмма үтенечләре кире кагылды. Казанда бер Яруллин урамы бар инде (композитор Фәрит Яруллин – ред.) дигәннәр. Исемнәре дә бер үк хәрефкә башлана икән. Ярый, килештек инде. Хәзер менә яшәгән йортка мемориаль такта ясату турында cүз бара. Ул эш Сәүия (Нурсөя апаның икетуган сеңлесе – ред.) белән безгә генә калса, белмим, ерып чыга алырбызмы... Йорттагы һәрбер кешедән ризалыгын сорап имза җыйдырудан башлап, мәшәкате бик күп икән аның. Баулының элеккеге башлыгы Нурислам әфәнде хәзер якташлык җәмгыяте рәисе. Менә 80 яшьлек юбилеен филармония концертлар залында үткәрү мәшәкатен дә үз өстенә алды. Аренда хакын да күтәрә, хәтта чакыру билетларын да баулылар күтәрде. Фәнисне хөрмәт итүчеләр күп, шөкер.

– Иҗаты җитәрлек яктыртыламы, китаплары нәшер ителәме?

Шул китабының чыкмый ятуына борчылып инсульт кичерде ул

​– Фәнис әле исән чагында ук китабы чыгарга тиеш иде. Бик озак чыкмый ятканга, премьер-министр исеменә хат язарга мәҗбүр булды. Шул китабының чыкмый ятуына борчылып инсульт кичерде инде ул. Китапның сигнал вариантын күрсәтергә дип өйгә Ленар Шәех килде. Ул аның иң начар вакытын күреп китте. Ул чакта Фәнис кулына кашык та тота алмый иде. Ә болай, иң соңгы шигыренәчә үз куллары белән язды. Мин машинкада баса идем. Сәүия Казанга килгәнче Фәниснең бөтен әсәрләрен машинкада үзем җыя идем. Аннары күзем кисәк начарлана башлагач, алар мине бу эштән читләштерде. Болай да мәшәкатең күп, янәсе. Ашый башлаган ризыкны тартып алгандай нәүмизләнеп калдым...

Китаплары акрынлап чыга. Үзе үлгәннән соң беркайда да басылмаган шигырь, хикәяләрен әзерләп бирдек. Узган ел ахырында шигырьләр җыентыгы чыкты. Прозасын да әзерләп биргән идек, анысы күренми әле.

Гомумән алганда, Фәнис Яруллин дигән язучының иҗатын башка халыклар да белә. Аны уйгыр теленә дә тәрҗемә иттеләр. Күптән түгел башкорт телендә чыккан китабы безгә килеп иреште.

– Фәнис абыйның соңгы теләге нинди иде?

Туган авылына кайтып үзе йөргән урамнарны урыйсы килде

​– Туган авылына кайтып үзе йөргән урамнарны урыйсы килде. Август аенда кайттык. Авылдашы Надия ханым ул теләген үтәде, шөкер. Машина белән урамнарны урадылар, кайсы йортта кемнәр яшәгәнен барладылар, исәннәргә шөкер итеп, үлгәннәрне искә алып, күңелләре булганчы йөрделәр. Фәнис минем тау башына менеп, йөргән кызының исеме уелган ташны менеп каравымны да теләгән иде. Анда бик текә дип менгезмәделәр. Менә ул теләге үтәлмичә калды инде.

– Фәнис абый өйдән чыкмаса да күпне белә, күпне күрә, хәер сез еш сәфәр йөргәнсез бугай?

– Сукыр күп күрә, аксак күп йөри дигәндәй, без дә күп йөрдек шул. Диңгезне күрәсе килә иде, Кара диңгез буйларында ял иттек. Диңгез буенда да татарлар очрый һәм кунакка чакыра иде. Фәнис исә кунак йөрүне ярата. Шулай итеп Үзбәкстанда, Таҗикстанда да булдык. Ул якларда аэропорт хезмәте безнекеннән бик нык аерыла. Авыру кешене бит аны медиклар каршы алырга тиеш. Бездә медикларны чакырырга бик атлыгып тормыйлар, икешәр сәгать самолетта утырган чаклар булды.

Бер үкенече калды: кара каенны күрсәтә алмады

Фәнис дөньяны күрсәтте миңа. Мәгәр бер үкенече калды: фәкать алар ягында гына кара каенны күрсәтә алмады. Ул кара кәүсәле кәрлә агач икән. Мари урманнарында үскән кызны гаҗәпләндерәсе килгәндер инде.

– Сез Фәнис абыйның "аягы" да, илһамчысы да булгансыз...

– Хәтердә: “Нурсөя, төшемдә синең үлгәнеңне күрдем. Акырып-акырып еладым. Син үлсәң, миңа да артыңнан китеп барырга гына кала...” дигән иде. Хәтта көндәлегенә дә шулай язып куйган. Ул көндәлекләренең бер өлеше “Хәтер төпләрендә утлы күмер” дигән китап булып чыкты.

– Бу китапта барысы да ничек бар, шулай язылган. Анда кергән шәхесләр ачу-үпкә белдермәдеме?

– Юк, алай ачуланган кешеләр булмады диярлек. Берәүләр генә, Фәнис алай язмас, син язып куйгансың дигән шиген белдерде үзе. Аларга үз кулы белән язылган көндәлекне укыта алам. Килеп укыйбыз дип әйтүчеләр булмады. Чөнки китапка бик күп өлеше, "ачы" җирләре керми калды.

Белешмә: Фәнис Яруллин 1938 елның 9 февралендә Татарстанның Баулы районы Кызылъяр авылында туа. Җидееллык белемне туган авылында ала, сигезенче сыйныфны Баулы урта мәктәбендә тәмамлый. 1954 елда "Татнефть" берләшмәсенең Баулы элемтә конторасында монтер булып эшли башлый. 1957 елда армиягә алына. Анда һава укчы радистлар мәктәбендә укый, спорт белән мавыга. Спорт күнегүләренең берсендә турниктан егылып имгәнә, гомерлеккә йөри алмас хәлдә кала.

Көчле рухлы егет бөтен тырышлыгын, рухи көчен үзенең белем дәрәҗәсен күтәрүгә, әдәби иҗат эшенең серләрен үзләштерүгә юнәлтә: 1963 елда экстерн рәвештә урта мәктәп програмы буенча имтихан тота, 1970 елда читтән торып укып Казан дәүләт университетының тарих-филология факультетын тәмамлый. Шул елларда шигырьләр, хикәяләр язарга керешә.

Матбугатта аның беренче әдәби иҗат тәҗрибәләре 1960 елда Баулы район газетасында, аннан соң республиканың үзәк газета-журналларында басыла. 1964 елда авторның беренче мөстәкыйль китабы – "Мин тормышны яратам" исемле шигырьләр җыентыгы дөнья күрә. Аннан соң, алтмышынчы еллар дәвамында мәктәп балаларына һәм яшүсмерләргә багышлап язылган тагын берничә хикәя һәм шигырь җыентыгы басылып чыга.

Җитмешенче еллар башында Фәнис Яруллин үзенең каләм көчен проза жанрының олырак формаларында да сынап карый. 1971 елда ул темасы бүгенге яшьләр тормышыннан алынып, сюжет нигезен автобиографик материаллар тәшкил иткән "Җилкәннәр җилдә сынала" исемле повестен тәмамлый. Әсәр "Казан утлары" журналында һәм Татарстан китап нәшриятында аерым китап булып басылып чыккач, аны әдәби җәмәгатьчелек тә, укучылар да хуплап каршы ала. Бу повесть Фәнис Яруллинга танылу алып килә, әсәр русчага, казакъчага тәрҗемә ителә.

Фәнис Яруллин — 55 шигырь һәм проза китаплары авторы. 1978 елда "Аерылмас дустым" һәм "Сулыш" шигъри җыентыклары өчен автор Татарстанның Муса Җәлил исемендәге премиягә лаек була. Аның "Әнә килә автомобиль" комедиясе Галиәсгар Камал исемендәге татар дәүләт академия театры сәхнәсендә бик озак уйнала.

Фәнис Яруллин аеруча хикәя жанрында уңышлы эшли. Анын үзенчәлекле юмор белән сугарылган, тормышчан, заманча, оптимистик хикәяләре "Һәркемнең үз сукмагы" дигән җыентыкка тупланган. Әдипнең поэтик иҗатыннан аерым үрнәкләр рус теленә тәрҗемә ителеп, төрле үзәк журнал-газеталарда басыла.

Язучы 2011 елның 9 декабрендә Казанда вафат булды.

фикер әйт

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG