Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Азатлык" берлеге активисты татар телен яклап ялгыз пикетка чыкты


Рәфыйк Кәримулла
Рәфыйк Кәримулла

“Азатлык” татар яшьләре хәрәкәте активисты Рәфыйк Кәримулла Татарстстан мәктәпләрендә һәм балалар бакчаларында татар телен мәҗбүри укытуны кайтару таләбе белән 8 февральдә республики мәгариф һәм фән министрлыгы бинасы янына ялгыз пикетка чыкты.

Рәфыйк Кәримулла күтәргән плакатта шулай ук Татарстан Конституциясенең татар һәм урыс телләрен дәүләт теле буларак тигез хокуклы куллану турындагы 8-нче маддәсен үтәү таләбе дә куелган.

Кәримулла Азатлыкка “Мәктәпләрдә татар һәм урыс телләре бертигез дәрәҗәдә укытылырга тиеш”, дип белдерде.

“Азатлык” берлеге мондый пикетларны конституциянең 8-нче маддәсенә ишарәләп айның 8-нче көнендә уздыруны ике ел элек башлаган иде. Кәримулла аларны киләчәктә дә шулай оештырырга җыенуларын белдерде.

Татар телен яклап ялгыз пикетлар 2 февраль Казан белән Чаллыда да узды.

6 февральдә Дөнья татар иҗтимагый үзәге Казан башкарма комитетына татар телен яклап митинг уздыру турында белдерү хаты керткән. Чара 18 февральгә планлаштырылган митинг 21 февральдә билгеләнүче ана телләре көненә һәм "татар телен саклау белән бәйле" мәсьәләләрне карауга багышлана диелә.

2017 ел ахырында "Азатлык" татар яшьләре берлеге дә Казан хакимиятеннән татар теле яклауга багышланган митинг уздыруга рөхсәт сораган иде. Ләкин активистларның белдерү хатлары 16 тапкыр кире кагылды.

XS
SM
MD
LG