Accessibility links

Кайнар хәбәр

Мөхәммәт Миначев белән хушлашу Мәскәү мәчетендә узачак


Мөхәммәт Миначев (1938-2018)
Мөхәммәт Миначев (1938-2018)

Күренкеле татар җәмәгать эшлеклесе, милләтпәрвәр Мөхәммәт Миначев белән хушлашу 14 февраль көндезге унбердә Мәскәүнең Отрадная бистәсендәге "Ярдәм" мәчетендә була. Гаиләсе Әсәдуллаев йорты сораган булган.

Мөхәммәт Миначев белән хушлашу 14 февраль Мәскәүдә Отрадная бистәсендәге "Ярдәм" мәчетендә узачак, дип хәбәр итә "Ватан" фиркасе оешмасы.

Ул туган ягында Түбән Новгород өлкәсе Яндавище (Ендовище) авылында җирләнәчәк.

Мәскәүнең җәмәгать эшлеклесе Халидә Хәмидуллина Мәскәүнең татар милли мәдәни мохтариятенең Фейсбуктагы төркемендә язуынча, Мөхәммәт Миначев белән хушлашу өчен Әсәдуллаев йорты соралган. Ләкин аның җитәкчесе Әнвәр Хөсәенов "хакимиятләргә ошамаска мөмкин, бу мәдәният үзәге, мондый чараларның беркайчан да уздырылганы булмады", дип гозерне кире каккан.

Хәмидуллина язуынча, Отрадная бистәсе Мәскәү үзәгеннән бик ерак урнашкан.

Күренекле татар активисты, милләтпәрвәр Мөхәммәт Миначев 11 февраль Мәскәүдә сиксәненче яшендә вафат булды. Ул "Ватан" фиркасе җитәкчесе, Милли Мәҗлес депутаты, халыкара хокук яклау оешмасы әгъзасы иде.

Мөхәммәт абый Азатлыкның да даими авторы булды. Ул гомере буе татар халкының мәнфәгатьләрен кайгыртып яшәде. Милләт язмышына беркайчан да битараф булмады. Фикерләрен матбугатта бастырырлык мөмкинлек тапмаса, интернет аша дусларына тарата иде.

XS
SM
MD
LG