Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Украинада да, Сүриядә дә мәгънәсез сугыш бара"


"Бер генә ташлама калды – зиратта өч тапкыр коралдан ату"
please wait

No media source currently available

0:00 0:04:00 0:00

Совет гаскәрләрен Әфганстаннан чыгаруга 29 ел тулган көн Казанда гадәттәгечә митинг белән искә алынды. Әфганчылар арасында бүгенге Сүриядә барган сугышны, Украинадагы хәрби низагны хуплаучылар да, тәнкыйтьләүчеләр дә бар.

Совет гаскәрләре Әфганстаннан чыгарылган көн елдагыча Казансу яры буендагы һәйкәл янында искә алынды. Күпләр чәчәкләр тотып килгән иде, алар бер-берсенең хәлен белеште, борчыган мәсьәләләре турында фикер алышты, сугышта үлеп калган уртак танышларын искә алды.

Әлеге сугышка җибәргәндә күпләргә әфган халкына ярдәмгә барасыз дип аңлатканнар. Еллар узгач моның дөреслеккә туры килмәгәнен аңлаучылар да байтак. Шуңа алар Сүриядә барган сугыш, Украинадагы низагка да тәнкыйть белән карый.

Расих Җәләлов
Расих Җәләлов

Мисал өчен, запастагы офицер Расих Җәләлов Әфганстанга 31 яшендә киткән.

Әфган халкына безнең ярдәм кирәкми, алар үз проблемнарын үзләре чишә ала иде

"Барасың дип әйттеләр. Кайда икәнен, нишлисен әйтмәделәр. Штаб округында хәрби идарәче белән сөйләшүдә “әфган халкына ярдәмгә барасыз” диделәр. Әмма әфган халкына безнең ярдәм кирәкми, алар үз проблемнарын үзләре чишә ала иде. Анда безнең дәүләт үз проблемнарын кайгырткан булып чыга.

Мисал өчен, халыкка ярдәм дигәндә, бервакыт йөртүче һәм кәгазь эшләре белән шөгыльләнүче машинада кайтып барабыз. Шул вакытта юл буенда куак артыннан бер әфган кешесе кулы белән туктарга ишарә бирде. Туктадым. "Командир, карале" дип сул якка күрсәтә. Карасам, анда безнекеләр аларның бакчасын таптап йөри. Мин аларның ком чүлендә зур кыенлыклар белән, күп көч түгеп карбыз, кавын, помидор, кыяр үстергәнен беләм бит. Шуңа "Туктагыз!" дип кычкырдым.

Алар миңа русчалатып: "Нәрсә яшисең килмиме әллә, хәзер пулеметтан атам", ди. Әле бит офицер икәнне күреп торалар. Шулай да үзләренә кирәк кадәр карбыз, кавын җыйдылар да чыгып киттеләр.

Ә бу картның артында берсеннән-берсе кечкенә дүрт малай басып тора. Бу миңа әйтә: "Минем биш малаем бар, бакчада минем бер еллык ризыгым иде. Хәзер мин анда бернәрсә дә эшли алмыйм. Миңа нишләргә соң? Базарга барып корал алып сезгә каршы сугышыргамы? Минем бүтән чарам юк. Барып корал алып сезгә каршы сугышсам, миңа гаиләмә җитәрлек акча бирәчәкләр (сугышчылар – ред.)", ди.

Һәйкәлгә чәчәк салу
Һәйкәлгә чәчәк салу

Нишлисең, офицер булгач кайда кушсалар шунда барырга туры килә инде. Хәзерге күзлектән караганда, анда бару кирәкмәгән. Бик күп яшьләр һәлак булды, әти-әниләренә, якыннарына күп кайгы килде, илебезгә зур матди чыгымнар булды. 332 боралак кына бәреп төшерелгән, йөзләрчә танклар, машиналар юк ителгән. Көне-төне берничә торбадан керосин агып торды. Су урынына акты, ә шул ук вакытта ул Совет берлегендә дефицит иде.

Хәзер Украинада да, Сүриядә дә шул ук мәгънәсез сугыш. Алар безгә кирәкле сугыш түгел

Хәзер Украинада да, Сүриядә дә шул ук мәгънәсез сугыш. Ул безгә кирәкле сугыш түгел. Русия империясен торгызуның бер юлы. Бүтән дәүләтләрне басып алып, анда гаскәрләр кертеп, үзебезнең кулга төшерү сәясәте бара дип уйлыйм. Ә аның безнең халыкка файдасы юк. Пенсиягә түләнергә тиешле акча аларга китә бит. Күпме корал, техника. Күптән түгел бер очкыч бәреп төшерелде. Аның бяәсе миллионнар бит", ди ул.

Икенче запастагы офицер Рафаил Шакирҗанов Русиянең Сүриядә сугышта катнашуны хуплый.

"Сүрия хөкүмәте безне чакырды. Анда катнашу безнең хәрби бурыч. Мин моңа уңай карыйм", ди ул.

Радик Әхмәров
Радик Әхмәров

Элеке хәрби, прапорщик Радик Әхмәров сугышның трагедия булуын әйтә.

"Әмма безнең Русия җиренә бәреп керергә җыеналар икән, бу инде куркыныч. Сүриягә килгәндә исә – ул сәяси уен. Русия мәнфәгатьләрен кайгырту" ди ул.

Әмиров дәүләт әфганчыларны кайгыртмый дип саный.

"Бер генә ташлама калды – зиратта өч тапкыр коралдан ату"

"Ташламалар инде 2005 елны ук бетерелде. Бу бар ил өчен хурлык. Ил мәнфәгатьләрен кайгырткан элекке хәрбиләр туганнары, якыннарыннан башка беркемгә дә кирәк түгел. Безгә бер генә ташлама калды - ул зиратта өч тапкыр ату", ди ул.

Шулай да Әмиров Әфганстанга сугышка барганына үкенми. Ул вакытта аңа 23 яшь булган.

"Барганыма үкенмим, әмма ул яшь чактагы түгел, ә хәзерге акылым белән барырга теләр идем. Мин барысын да башкача эшләр идем, чөнки хаталар, ялгышлыклар күп булды. Әмма бу хаталар турында бөтен дөньяга кычкырып әйтәсем килми. Балаларым һәм оныкларымны Әфганстанга җибәрмәс идем. Халыкка каршы көрәш алып бару мәгънәсез, бу - утопия. Без бит халык белән сугыштык", ди ул.

Белешмә. Әфганстан сугышында Татарстаннан ун меңгә якын хәрби катнашкан. Аларның 262се Әфганстанда һәлак була, 201е контузия, 546сы төрле тән җәрәхәтләре ала. Әфганстанга "тәртип урнаштыру максаты" белән бәреп кергән совет гаскәренең соңгы төркеме бу илдән 1989 елның 15 февралендә чыгарылды.

XS
SM
MD
LG