Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Ислам дәүләте" төркеме Дагыстандагы һөҗүм өчен җаваплылыкны үз өстенә алган


Кизләрдә гыйбадәтханә

Дагыстанның Кизләр шәһәрендә православ гыйбадәтханәсеннән чыгучыларга һөҗүм өчен җаваплылыкны Русиядә һәм башка кайбер илләрдә тыелган "Ислам дәүләте" сугышчан төркеме үз өстенә алган дип белдерелә.

Бу хакта җиһадчылар контролендә булган Amaq агентлыгына сылтап Reuters хәбәр итә.

Ут ачучы 22 яшьлек Хәлил Хәлилов дип белдерелә. Беренчел мәгълүматларга караганда, ул "Ислам дәүләте" террор оешмасының бер бүлгесенә кергән. РБК язуынча, Хәлилов җиһадчылар оешмасына былтыр кергән булырга мөмкин. Шул ук вакытта ул махсус хезмәтләр исемлегендә канунсыз кораллы оешмаларда катнашучы буларак исәптә тормаган диелә.

Якшәмбе кич Хәлилов Кизләрдә гыйбадәтханәдән чыгып килүчеләргә ут ачты. Нәтиҗәдә биш кеше һәлак булды, тагын биш кеше яраланды. Һөҗүм итүче үзе дә атып үтерелде.

фикер әйт

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG