Accessibility links

Кайнар хәбәр

Чаллыда баланы 1нче сыйныфка алудан баш тарткан мәктәпне прокуратура тикшергән


Чаллы прокуратурасы шәһәрнең 24нче санлы мәктәп җитәкчесенә беренче сыйныфка баручы баланың ата-анасы гаризасын кире каккан өчен административ эш ачкан.

Прокуратура хәбәренчә, февраль башында мәктәп идарәсе 2018 елның 1 сентябреннән беренче сыйныфка укырга җыенган баланың ата-анасыннан гаризаны кабул итмәгән. Бу мәктәп җитәкчесенең эш урынында булмавы белән аңлатылган.

Моннан тыш, мәктәпнең сайтында һәм элмә такталарда беренче сыйныфта буш урыннар турында мәгълүмат урнаштырылмаган, мәктәп җитәкчелеге ата-аналардан канунсыз рәвештә өстәмә документлар таләп иткән диелә. Прокуратура фикеренчә, бу административ киртә куя һәм коррупция өчен мөмкинлекләр тудыра.

Тикшерү нәтиҗәләре нигезендә прокуратура мәктәп мөдиренә административ эш ачкан. Моннан тыш, шәһәр башкарма комитеты җитәкчесенә беренче сыйныфка укырга кабул иткәндә мәгариф турындагы канун бозуларны бетерү һәм коррупциягә каршы тору турында күрсәтмә җибәрелгән.

>

XS
SM
MD
LG