Accessibility links

Кайнар хәбәр

Татарстан хәрби комиссары Сүриядәге сугышта республикадан күпме кеше катнашканын белмәвен әйтте


Сергей Погодин
Сергей Погодин

Татарстан хәрби комиссары Сергей Погодин Сүриядәге хәрби чараларда республикадан күпме кеше катнашканын белмәве турында әйтте.

Хәрби комиссар матбугат очрашуында сөйләвенчә, "респбулика комиссариаты Сүриядәге хәрби чараларда катнашырга кешеләрне турыдан-туры җибәрми", шуңа күрә ул бары тик "якташлар югары хәрби бүләкләр алганда гына" мәгълүмат бирә ала.

Погодин Сүриядәге сугышта катнашкан өч татарстанлының исемен атады: Валерий Герасимов, Александр Лапин, Марат Әхмәтшин. Подполковник Әхмәтшин 2016 елда Сүриядә каты яраланып һоспитальдә үлде.

2017 елның сентябрендә һәлак булган Рафаил Хәмидуллин турында Погодин ул Сүриядә "саклану министрлыгы аша катнашмады" дип белдерде.

Хосусый хәрби ширкәтләргә ничек карыйсыз дигән сорауны Погодин "бу һәркемнең шәхси эше" дип кыска гына җаваплады.

Сүриядәге сугышка хосусый хәрби ширкәтләр аша ялланып баручылар булуы да билгеле. Күптән түгел Дейр-эз-Зор вилаятендә аларның зур югалтурларга дучар булуы турында хәбәрләр чыкты. Төрле чыганаклар корбаннар санын төрлечә атый. Тышкы эшләр министрлыгың рәсми вәкиле Мария Захарова күптән түгел Сүриядә биш русияленең һәлак булуы турында белдерде. Ләкин алар Русия хәрбиләре түгел диде.

Русия тышкы эшләр министрылыгың 20 февральдә чыккан белдерүендә "Сүриядә үз ихтыяры белән барган Русия ватандашлары бар. Соңгы хәрби чара вакытында һәлак булганнар арасында Русия һәм БДБ илләре ватандашлары да бар иде, бу хакта хәбәр ителде. Яраланучылар берничә дистә. Аларга Русиягә кайтырга ярдәм ителде, безгә билгеле булганча, алар төрле медицина оешмаларында дәвалану уза" диелгән.

Бүген Русия эчке эшләр министрлыгының Татарстан бүлеге җитәкчесе Артем Хохорин Дәүләт Шурасында чыгыш ясап "Ислам дәүләте" сугышчан төркеменә кушылыр өчен республикадан 85 кеше чыгып киткән диде.

XS
SM
MD
LG