Accessibility links

Кайнар хәбәр

АКШ чикләүләр нәтиҗәсендә Русиягә өч млрд долларлык зыян килде дип исәпли


Һизер Нойерт
Һизер Нойерт

Америка кушма штатлары 3 млрд доллар белән бәяләнгән Русия экспортын туктатуга ирешкән. Бу хакта АКШ Дәүләт департаменты вәкиле Һизер Нойерт белдерде.

Мондый сәүдә килешүләрен туктату асылда җәза булып тора ди Нойерт. Аның сүзләренчә, бу Русия казнасына акча азрак килә дигәнне аңлата, димәк, Америка сайлауларына тыкшыну һәм Сүриядәге гамәлләре өчен Русияне җаваплылыкка тартуда Вашингтон уңышка ирешә.

Берничә илнең Русиядән кайбер тауарлар һәм материаллар сатып алуны туктатуыннан да Вашингтон канәгать ди Дәүләт департаменты вәкиле.

Конгресс тарафыннан былтыр кабул ителгән һәм президент Дональд Трамп имзалаган Америка дошманнарына каршы тору турындагы канун Русиянең саклану һәм күзләү оешмалары белән хезмәттәшлек итүче илләргә дә чикләүләр кертүне күздә тота.

Элегрәк АКШ дәүләт секретаре Рекс Тиллерсон Вашингтон Русиянең кайбер ватандашларына яңа чикләүләр кертү мөмкинлеген карый дип белдергән иде.

XS
SM
MD
LG