Accessibility links

"Голос" хәрәкәте телеканаллар Ксения Собчак кампаниясен яктыртмый дип белдерде


Ксения Собчак
Ксения Собчак

"Голос" хәрәкәте белдерүенчә, Владимир Путинның дүртенче мәртәбә президентлыкка намзәт булып теркәлүен Югары мәхкәмәдә шикаять иткәннән соң, федераль телеканаллар Ксения Собчакның сайлау кампаниясен яктыртмый диярлек.

Сайлауларда канун бозуларга каршы көрәшүче "Голос" хәрәкәте хәбәренчә, узган атна нәтиҗәләренә караганда, Ксения Собчакны телеканалларда искә алу ике тапкырдан да артыгракка кимегән һәм ул бар намзәтләр арасында соңгы урында тора.

Узган атнада Собчак Русия Югары мәхкәмәсенә хакимияттәге Владимир Путинның дүртенче мәртәбә президентлыкка намзәт булып теркәлүен гамәлдән чыгаруны таләп итеп гариза язган иде. Путин инде өч тапкыр президент булды, аның намзәт булырга хокукы юк дип саный Ксения Собчак.

Ләкин Русия Югары мәхкәмәсе Ксения Собчакның шикаятен кире какты.

Собчак үзен "барысына да каршы намзәт" буларак тәкъдим итә. Шул ук вакытта ул оппозициядәге "Гражданская инициатива" фиркасеннән тәкъдим ителде.

XS
SM
MD
LG