Accessibility links

Кайнар хәбәр

Дөньякүләм тиз интернетны кайчан көтәргә?


Илон Маскның Falcon Heavyда 6 февраль галәмгә җибәрелгән Tesla машинасы
Илон Маскның Falcon Heavyда 6 февраль галәмгә җибәрелгән Tesla машинасы

SpaceX һәм Tesla ширкәтләре башлыгы Илон Маск чираттагы амбицион проектка тотынды, ул бөтен дөньядә эшли торган интернет булдырмакчы. Азатлык әлеге проект турында тулырак сөйли.

Илон Маск максатларының берсе - бар Җир шары буйлап тоткан зур тизлекле интернет - әкренләп чынга аша башлады. 22 февраль көнне SpaceX Калифорниядәге Ванденберг хәрби һава көчләре базасыннан ике эксперименталь иярченле ракетны җибәрде.

Ширкәт сынау иярченнәре турында мәгълүматны соңгы мизгелгә кадәр сер итеп тотты, төп игътибар Испания саклану министрлыгы өчен кирәк булган PAZ радиолокация иярчененә бирелгән иде. Ул 18 февраль җибәреләсе иде, көчле җил аркасында старт 21енә күчте, ахыр чиктә 22се җибәрелде.

22 февраль иртәсендә генә Илон Маск үз Twitter-ында PAZ белән бергә интернет сигналын тарату өчен сынау иярченнәре җибәрелүен, аларның Җир әйләнәсенә чыгуын хәбәр итте. Иярченнәргә "Тинтин А" һәм "Тинтин Б" исемнәрен бирделәр.

Шуннан соң, Маск, шаяртып, әлеге иярченнәр таратачак wi-fi серсүзен дә язып чыкты: "Беркемгә дә әйтмәгез, тик wi-fi серсүзе – марсианнар". Шуның белән ул үзенең күптәнге хыялы - Марска кеше җибәрү хыялына ишарә ясады.

Starlink дип аталган програмны SpaceX ширкәте 2015 елда игълан иткән иде. Аның асылы шуннан гыйбарәт: ширкәт Җир әйләнәсенә меңнәрчә иярчен җибәреп, әлеге иярченнәрдән, башка максатлардан тыш, бөтен дөньяда тоткан югары тизлекле интернет тәэмин итү. Әлеге проект турында SpaceX АКШның элемтә федераль комиссиясенә (FCC) гариза тапшырган.

Күз алдыгызга китерегез, кая гына барсагыз да, АКШның каньоннарында да, Африканың кеше аягы басмаган почмагында да, Балтач районының гомердә интернет тотмаган авылында да – бөтен җирдә тиз эшли торган интернет булачак. Тагын бер әһәмиятле мәсьәлә: әлеге интернетны томалау бик кыен булачак, ягъни ул интернет чикләүләр мәсьәләсен дә хәл итәчәк.

АКШның элемтә федераль комиссиясе җитәкчесе Аджит Пай әлеге фикерне инде хуплап чыкты. "SpaceX фаразлаганча, бар дөнья буйлап таралган иярчен интернеты бизнесы 2025 елга $30 млрд табыш китерәчәк", дип яза The Wall Street Journal.​

Интернетны кайчан көтәргә?

Баштарак Илон Маск глобаль интернетның 2020 елда эшли башлаячагын белдерсә дә, аның ширкәте проектны алып баруда элеккөтелмәгән авырлыкларга юлыкты. 4400 иярченнән торган "йолдызлык"ны җибәрү әлегә кичектереләчәк.

Илон Маск
Илон Маск

SpaceX хәбәр иткәнчә, Starlink проекты өчен инфраструктура ясау авырлык тудыра. Башта 4400 иярчен җибәрү планлаштырыла иде, 2024 елга аларның саны 11 меңгә җитәргә тиеш иде. Тик, билгеле булганча, ширкәт әлегә чыгымнар сметасын төзи алмаган һәм иярченнәрнең техник проектлау эшен тәмамламаган.

Ширкәт инженерлары әлегә иярченнәрдән сигналларны кабул итү өчен Җирдә нинди инфраструктура кирәклеге мәсьәләсен хәл итә, Starlink йолдызлыгын булдыру технологияләрен дә сөйләшеп бетермәгән. Баштарак проектка $10 млрд китәчәк дип фаразланса, хәзер бу саннар үсәчәк, ди белгечләр.

Шуңа дөньякүләм интернетның төгәл кайчан эшләп китүен әлегә әйтү мөмкин түгел. Тик Русия мәгълүмат чараларында инде бу төр интернетны каплаячаклар дигән хәбәр тарала башлады. Әлегә моның хакта рәсми белдерүләр булмады.

6 февральдә Канаверал борыныннан (Флорида) галәмгә йөк ташучы Falcon Heavy авыр корабын тәкъдим итү очышы булды. Маск програмы киләчәктә Falcon Heavy-ны Марска кешеләр очыруда куллануны күздә тота.

XS
SM
MD
LG